(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март, Антон Ноздрин). Язгы каникуллар
алдыннан Казан мәктәпләрендә балаларның юлларда һәм сулыклар янында
куркынычсызлыгын тәэмин итүгә багышланган ата-аналар җыелышлары үтәчәк. Бу
турыда бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Мэры Илсур Метшинга шәһәрнең
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин җиткерде.
И.Һадиуллин Татарстан башкаласы мәктәпләрендә сулыклар янында
балаларның үз-үзләрен тоту мәсьәләсенә багышланган ата-аналар җыелышлары
үткәреләчәге турында сөйләде. 18-нче март көнне шәһәрнең барлык гомуми белем
бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне үтәчәк. “Педагоглар һәм
ЮХИДИ инспекторлары бергә укучылар арасында юл йөрү кагыйдәләрен белүгә
юнәлдерелгән комплекслы чаралар үткәрәчәкләр”, - дип хәбәр итте Мәгариф идарәсе
җитәкчесе.
И.Һадиуллин мәктәп яны лагерьларында ялны оештыруның мәктәп
каникулларын үткәрүдә өстенлекле мәсьәлә булып торганлыгын билгеләп үтте. “Мәктәп
яны лагерьлары 141 мәктәп базасында эшләячәк һәм аларда 7 мең укучы ял итәчәк”,
- диде идарә башлыгы. Чыгыш ясаучы шәһәрдә икенче тапкыр рәттән “Лига IQ” дигән
укыту-танып белү сменасы оештырылачагы турында да җиткерде. Әлеге чара
кысаларында укытучылар сәләтле балалар белән шөгыльләнәчәкләр, чыгарылыш сыйныф
укучыларын йомгаклау аттестациясенә әзерләячәкләр һәм укуда унышлары түбән
булган укучылар белән эшләячәкләр.
Каникуллар вакытында Казанда башка төрле чаралар да
оештырылачак. Шул исәптән, Бөтенроссия балалар китабы атнасы кысаларында мәктәп
китапханәләрендә “Без укырга яратабыз” дигән танып-белү программасы оештырыла.
Хезмәткә һәм оборонага әзерлек нормаларын тапшыруга, Габдулла Тукайның юбилеена
багышланган тематик чаралар үткәрү дә каралган. “Укытучылар белән бергә 600
тирәсе укучы Казан, Россия буйлап сәяхәткә чыгачак”, - дип хәбәр итте И.Һадиуллин.
Илсур Метшин массакүләм чараларны һәм танып-белү ялын
оештыруның яхшы тәҗрибә икәнлеген билгеләп үтте һәм укучыларның ял итеп
йөрүләре контрольгә алынырга тиешлегенә басым ясады. “Куркынычсызлык мәсьәләсе
безнең өчен гаять әһәмиятле”, - диде Казан Мэры.