(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март, Зилә Гайфи). Казан Мэры
Илсур Метшин бүген РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын белән
очрашты. “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә узган очрашуда яклар энергияне
саклау программаларын тормышка ашыру һәм махсуслаштырылган чараларны уздыру мәсьәләләре
турында фикер алышты. Киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең ТКХ
мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов та катнашты.
Очрашу РФ Энергетика министрлыгы инициативасы буенча
оештырылды. Антон Инюцын Илсур Метшинны энергияне саклау, энергиянең
нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергетика үсеше буенча V Халыкара “ENES-2016”
форумында катнашырга чакырды, әлеге форум Мәскәүдә 23-25 ноябрьдә узачак.
Илсур Метшин, үз чиратында, Антон Инюцынга “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья оешмасының 25-28 майда Казанда узачак башкарма
бюросы утырышында чыгыш ясарга тәкъдим итте.
Очрашу барышында шулай ук “Вместе ярче” энергияне саклау буенча
беренче бөтенроссия фестивалендә катнашу мөмкинлеген сөйләштеләр, чара 2-3
сентябрь көннәрендә Мәскәүдә узар дип көтелә. Оештыручылар чарага миллион халкы
булган 13 шәһәрне, шул исәптән Казанны да җәлеп итәргә уйлый. Илсур Метшин
Татарстан башкаласының әлеге форумда катнашырга әзер булуын җиткерде.