(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). Казанда “2014-2020 елларда
Татарстан Республикасында энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру”
дәүләт программасын тормышка ашыруга багышланган Татарстан Хөкүмәте утырышы
булды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры вазыйфаларын
башкаручы Алексей Песошин, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Казан
Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Утырышта энергияне сакчыл куллану өлкәсендә Татарстанның
күпьеллык тәҗрибәгә ия булуы билгеләп узылды. 2014 ел белән чагыштырганда, республикада
энергия кулланылышы 3%-ка, 2007 елдан бирле 23,2%-ка кимүе ассызыкланды, 2007 ел
белән чагыштырганда, 2020 елга тулаем төбәк продуктын җитештерүгә сарыф ителгән
энергиянең 40%-ка кимүенә ирешү бурычы торганлыгы билгеләп үтелде.
Бу елда республика икътисадының җитештерү куәтләрен модернизацияләү
буенча инвестицион программаларны тормышка ашыру, сәнәгатьтә энергетик
менеджмент системасын, бюджет өлкәсендә энергосервис килешүләрен кертү,
автотранспорт техникасын газ-мотор ягулыгына күчерү, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең
квалификациясен күтәрү, күзәтчелек органнары тарафыннан энергияне нәтиҗәле
куллану таләпләре өстеннән контрольне көчәйтү кебек эшләр игътибар үзәгендә
булачак, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте.
“Энергетик ресурсларны сак куллану – безнең конкурентлык,
әгәр дөнья параметрларына тәңгәлләшмәсәк, эшләр бик үк шәптән булмаячак. Бу
агросәнәгать комплексына да, торак-коммуналь хуҗалыкка да, сәнәгатькә дә
кагыла. Үзебездә һәм Ауропаның алдынгы илләрендә 1 кг продукциягә, эшләнмәгән
күпме энергия сарыф ителешен чагыштырырга тиешбез. Фән, технологияләр,
эшләнмәләрдән башка моны хәл итеп булмый”, - диде Р. Миңнеханов.