(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы март). Бүген Казан Кремлендә
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан
Республикасында Ришвәтчелеккә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясенең
чираттагы утырышы узды. Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт
Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит
Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать
Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары
җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Татарстан, халык тарафыннан дәүләт хакимияте органнарының ришвәтчелеккә
каршы эше җитәрлек дәрәҗәдә уңай бәяләнгән Россия төбәкләре арасына керүгә
карамастан, әлегә җиңүне бәйрәм итәрлек сәбәпләр юк, дип саный Татарстан
Республикасы Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, бүген товарлар сатып алу, эшләр
башкару һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә ришвәтчел чалымнар буенча прокуратура
органнары тарафыннан ачылган закон бозулар саны арту күзәтелә. Шундый ук хәл
дәүләт финанс контроле органнары тарафыннан да ачыклана.
Рөстәм Миңнеханов раслаганча, соңгы 5 ел эчендә дәүләт һәм
муниципаль сатып алулар өлкәсендә ачыкланган хокук бозулар бер ярымга, ә
башкарылган эш күләмнәренең бәяче буенча кагыйдә бозулар 16 мәртәбә арткан.
“Моннан тыш, хокук саклау органнары тарафыннан ачылган бюджет чараларын законсыз
үзләштерү белән бәйле җинаятьләр саны да кимеми. Ришвәтчел юнәлештәге җинаятьләр
саны өч мәртәбә диярлек арткан. Ришвәт алу буенча гына да үткән ел 400-дән
артык очрак ачыкланган”, - диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, бу саннар реаль
картинаны чагылдырмый. “Коррупция җинаятьчел күренешләр белән генә чикләнми – бу
тормышның барлык якларына да кагылучы киң төшенчә”, - диде Рөстәм
Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, коррупциягә карата фикер йөрткәндә
гражданнар җинаять белән дәүләт хакимияте органнарының үз вазифаларын намуссыз
башкарулары арасында аерма күрми. Халык тышкы сәбәпләр аркасында вакытлыча килеп
чыккан икътисади кыенлыкларга түзәргә мөмкин, әмма гаделсезлеккә тап булу хакимияткә
карата ышанычны бетерүгә китерә. Бу үз чиратында хакимияткә каршы фикерләр
үсүгә һәм экстремизм элементлары пәйда булуга китерергә мөмкин, дип хәбәр итә
ТР Президентының матбугат хезмәте.
“Безнең бурыч – коррупцияне профилактикалау һәм аның күренешләрен
китереп чыгаручы сәбәпләрне бетерү буенча барлык чараларны күрү, шулай ук
булган тискәре нәтиҗәләрне минимальләштерү”, - дип мөрәҗәгать итте ул утырышта
катнашучыларга.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быел гыйнвар аенда В.В.Путин
рәислегендә Ришвәтчелеккә каршы совет утырышы узды. Киңәшмә барышында бюджетның
чыгым йөкләмәләрен тикшереп торучы структуралар эше нәтиҗәлелеген арттыру
буенча Россия Федерациясе Президенты тарафыннан төгәл бурычлар куелды. Эшнең
өстенлекле юнәлешләре, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бюджет акчаларыннан
намуссыз файдаланган затларның баштагы этапларда шәхси кызыксынуларын, ялган
һәм аффиляцияләнгән оешмалардан файдалану фактларын ачудан, шулай ук
мәнфәгатьләр конфликтын булдырмаудан гыйбарәт.