(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы март, Зилә Гайфи). Казан Мэры Илсур
Метшин өлеш кертеп фатир алучылар программасы буенча төзелә торган йортларны
карап йөрүен дәвам итә. Әлеге программа буенча мәсьәлә катлаулы. “Фон”
компанияләр группасы төзегән берничә объект белән бергә, шәһәр башлыгы “Свей”
җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан төзелеп бетмәгән дүрт йортта да
булды. Биредә ул башкарыласы эшләрнең күләмен бәяләде һәм өлеш кертеп фатир төзетүдә
алданган вәкилләр белән очрашты. Эшлекле киңәшмәдә Башкарма комитет
җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат
Нигъмәтҗанов, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы
министры урынбасары Владимир Кудряшев, “Свей” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең
баш инженеры Сергей Гордеев, “Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар
предприятиесе һәм ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге вәкилләре катнашты.
Беренче мәйданчыкта Илсур Метшинны өлеш кертеп фатир төзетүдә
алданучыларның актив төркеме каршы алды. Төзелеш мәйданчыгында эшләр берничә ел
дәвамында тукталып тора. Аларны менә шушы хәл борчый. Чистай урамы һәм Әмирхан
проспекты киселешендә урнашкан 68-нче кварталдагы ике йорт 320 фатирга
исәпләнгән, аларның барысы да сатылып беткән. “Свей” фирмасы 2007 елда төзи
башлаган объект 2012 елда кулланышка тапшырылырга тиеш булган. Ләкин йортны
төзүче бөлгенлеккә төшү сәбәпле төзелеш эшләре туктатылган. Әле тагын
башкарылган эшләр буенча бик күп кагыйдә бозулар ачыкланган. Шунлыктан
йортларны кулланышка тапшыра да алмыйлар. Азат Нигъмәтҗанов сүзләренчә, йортның
конструкциясен – фасад элементларын, эчке терәк баганаларны ныгытырга кирәк.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, йорт төзегәндә килеп чыккан “хаталарны төзәтү” беренче
чиратта хәл итәсе мәсьәлә булып тора.
Илсур Метшинның Татарстан Президентына юллаган
мөрәҗәгатеннән соң Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь
хуҗалыгы министрлыгы йортларны тикшереп чыгу бурычын йөкләгән. Әлеге мәсьәләне
хәл итүдә белгечләр биналарның конструктивлары куркынычсызлык таләпләренә туры
килмәве турындагы йомгакны әзерләгәннәр. Башкарыласы эшләр күләме
билгеләнгәннән соң, “Татинвестгражданпроект” карар проектын эшләячәк. “Карар
проектлары әзер булгач барыбыз бергә җыелып йортларны кулланышка тапшыру вакыты
күрсәтелгән “юл картасын” төзиячәкбез. Йортлар дөрес төзелмәгән, бу турыда объектларны
проектлаштырган һәм төзегән “акыллы башлар” түгел, ә республика белгечләре
җиткерә. Без ул вакытта бу хаталарны әйткән идек”, - дип мөрәҗәгать итте өлеш кертеп
фатир төзетүдә алданучыларга Илсур Метшин.
“Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе генераль
директорының беренче урынбасары Андрей Морозов сүзләренчә, белгечләр проект
документациясен кыска вакыт аралыгында – ай-ай ярым эчендә әзерләргә
тырышачаклар. Әлеге документ нигезендә башкарыласы эшләрнең гомуми бәясе
ачыкланачак, шуннан соң гына йортның кайчан кулланышка тапшырылу вакыты билгеле
булачак. Шунысын дә әйтергә кирәк, әлегә тикшерү органнары “Свей” фирмасының законнарны
ни дәрәҗәдә үтәп эш башкаруын ачыклый. Алай гына да түгел, аның җитәкчесе Рәшит
Аитов кулга алынган. Алданучылар Мэрдан әлеге каршылыкларның төзелеш эшләренә “ни
дәрәҗәдә зыян салу ихтималы” барлыгы турында кызыксындылар. “Баштарак бу
йортлар төзелеп бетәр һәм халык үз фатирларын ала алыр микән дигән шик бар иде.
Бәхеткә, белгечләр безгә уңай җавап бирделәр, хаталарны төзәткәннән соң
йортларны төзеп бетереп, аларны кулланышка тапшырырга мөмкин булачак. Тикшерү
органнары әле эшләрне тәмамламады, ялган затлар исеменә язылган теркәлмәгән активлар
ачыклана, шул исәптән җир биләмәләре дә. Әлеге эш нәтиҗәләре өлеш кертеп фатир төзетүдә
алданучыларга хәбәр ителәчәк”, - диде Мэр.
Илсур Метшин карап киткән икенче объектта да нәкъ шундый
хәл. Достоевский урамы, 57 адресы буенча төзелә торган йорт 373 фатирга
исәпләнгән. Һәм әлеге бина да нормативлар буенча төзелмәгән. Хәзерге вакытта
йорт куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми, шунлыктан аны кулланышка
тапшырырга ярамый. Монда да эшләрне дөрес итеп башкарасы бар. Азат Нигъмәтҗанов
сүзләренчә, ярыклар барлыкка килмәсен өчен бинаның конструкциясен ныгытырга
кирәк. Проект эшләнгәннән соң йортны шулай ук “юл картасына” кертү мөмкин
булачак.
Казан Мэры иң ахырдан Бехтерев һәм З.Космодемьянская
урамнары киселешендә урнашкан, инде төзелеп беткән, ләкин кулланышка
тапшырылмаган 146 фатирга исәпләнгән йортны карады. Шәһәр штабы башкарган эшләр
нәтиҗәсендә объект шушы арада хуҗаларга тапшырылачак. Бу атнада рөхсәт бирү
кәгазенә имза куелыр дип көтелә. “Бу Азат Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге штаб,
Төзелеш министрлыгындагы хезмәттәшләрнең һәм подрядчыларның уртак эш нәтиҗәсе.
Фирма җитәкчесе кулга алынуга карамастан, без йортны төзеп бетерә алдык. Калган
йортлар буенча карар проектлары әзер булганын көтәргә кирәк, аннан соң Төзелеш
министрлыгы белән бергә “юл картасын” эшләп, төзелешне тәмамлау һәм йортларны
кулланышка тапшыру вакытын билгелисе кала. Бу бик катлаулы эш, материаль
чаралар җитәрлек түгел, ләкин тикшерү органнары безнең файдага эшли – алар
төзүченең активларын ачыклый”, - дип ассызыклады Илсур Метшин. Һәм ул өлеш кертеп
фатир төзетүдә алданучыларга “Свей” компаниясе төзеп бетермәгән һәр йортның
контрольдә булуы турындагы фикерне җиткерде.