(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы март, Ксения Швецова). Бүген
Казан ратушасында “Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы - 2016” һөнәри осталык
конкурсына нәтиҗәләр чыгардылар. 37 кеше конкурс җиңүчеләре һәм призерлары
булды. Казан Мэры Илсур Метшин җиңүчеләрне бүләкләде һәм киләчәктәге эшләрендә
уңышлар теләде.
Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф
һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан
Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья
Гречанникова, Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин,
шулай ук район администрацияләре башлыклары катнаштылар.
Конкурс 18-нче гыйнварда старт алды һәм 2 этапта үтте.
Шәһәр җитәкчесе, педагогларга мөрәҗәгать итеп, конкурсның
елдан-ел популярлашып баруын билгеләп үтте. Узган елда конкурста 450 кеше
катнашкан булса, 2016 елда аларның саны 500-гә җиткән. 80 гомуми белем бирү
оешмаларының 97 кешесе гомуми шәһәркүләм этапка кадәр килеп җиткән.
Мэр республика җитәкчелегенә - ТР Президенты Рөстәм
Миңнехановка һәм мәгариф һәм фән министрына – мәгариф системасына даими
игътибар бирүләре өчен рәхмәт белдерде. Татарстанда хәзерге вакытта берничә
уникаль программа бар, алар социаль тормышның әлеге мөһим өлкәсен камилләштерергә
мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте ул.
Хәзер исә җиңүчеләргә бер-берсе белән республика дәрәҗәсендә
катнашырга туры киләчәк. “Ел укытучысы” республика конкурсының нәтиҗәсе,
мәгариф министры искәртеп үткәнчә, 18-нче мартта булачак, җиңүчеләрне бүләкләү
исә 5-нче октябрьдә, Укытучылар көнендә, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет
театры бинасында булачак.