(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы март). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «А.П.Обыденнов исемендәге Казан
автотранспорт техникумы» ДАҖМУ базасында оештырылган ресурс үзәгендә
булды. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров,
Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры
Энгель Фәттахов, Казан Мэры Илсур Метшин, Казан автотранспорт техникумы директоры
Рөстәм Галәвов һәм башкалар озата йөрде.
Техникум фойесында кунаклар өчен уку йорты эшчәнлегенә
багышланган презентация оештырылган иде. Бүген Казан автотранспорт техникумында
2042 кеше укый, шул исәптән бюджетта – 1874 кеше. Мөгаллимнәр составын 130 кеше
тәшкил итә, техникум хезмәткәрләре – 254.
Автотранспорт техникумы базасында урта һөнәр белеменең 9
программасы, шулай ук 21 кыска сроклы программа гамәлгә ашырыла. Техникумның
гомуми мәйданы – 20 мең кв. метрдан артык.
Рөстәм Миңнеханов остаханәләрне, шул исәптән монтаж-демонтаж
участогын карап чыкты, анда директорның уку-укыту-җитештерү эше буенча
урынбасары Ринат Габделмахьянов аңлатмалар бирде.
Икенче катта Татарстан Президенты һәм аны озата йөрүче
затлар техник хезмәт күрсәтү лабораториясе эше һәм автомобильләрне ремонтлау
белән танышты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук автомобильләрнең электр
җайланмалары лабораториясен, локомотив машинисты кабинетын һәм башка урыннарны
карады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж