Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында
яшәүче хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
“Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
8 Март бәйрәме алдыннан Хатын-кызларның – гаилә учагын саклаучылар, тормыш
иптәшләребез, әниләребезнең – тормышыбызда нинди урын тотуларын билгеләп үтәсем
килә. Алар өстендә зур җаваплылык: гаилә җылысын саклау күп көч, зирәклек һәм
мәхәббәт таләп итә. Хатын-кызлар тарафыннан күрсәтелә торган ихласлык һәм
риясызлык якыннары өчен кабатланмас һәм бәһасез булып тора.
Бер акыл иясе юкка гына “Һәр бөек ир-ат артында бөек хатын-кыз тора” дип
әйтмәгән. Моңа бик күп мисаллар китереп булыр иде. Тормыш иптәшләрен яратып,
аларга ярдәм иткән, көн саен ана назы һәм кайгыртучанлыгы күрсәтеп, дөньяны тагы да ямьләндергән
хатын-кызларыбыз да зур хөрмәткә һәм илтифат күрсәтүгә лаек.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ихлас күңелдән сезне бәйрәм белән
котлыйм, безнең өчен башкарган эшләрегезгә рәхмәт белдерәм. Безне яратканыгыз,
көткәнегез, канатландырып торганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Йөзегездән беркайчан да
шатлыклы елмаю китмәсен, яратып һәм яратылып яшәгез!” – диелә котлауда.