Метшиннар гаиләсе “Рубин” – “Кубань” матчын карады
Денис Гордийко фотосы
Бүген “Казан Арена”да Казан “Рубин”ы Краснодарның “Кубань”
командасына каршы уйнады. Шулай итеп, стадионда футбол буенча Россия Чемпионаты
дәвам итә. Чемпионатның язгы өлешендәге беренче матчы Валерий Чалый егетләре
өчен уңышлы булды. Денис Ткачук уенның 62-нче минутында көндәшләренә гол
кертеп, командага 3 очко бирелде.
Матчны карарга 16 меңнән артык тамашачы килгән иде. Казан Мэры,
“Рубин” футбол клубы президенты Илсур Метшин командага рухи көч биреп тору өчен
стадионга тормыш иптәше һәм җиде яшьлек улы килде. “Рубин”ның һәр матчы чын
гаилә бәйрәменә әйләнсен өчен без барысын да эшлибез, стадионда кирәкле барлык
шартлар булдырырга тырышабыз, маркетинг программаларын гамәлгә ашырабыз. Шуңа
күрә “Рубин” җанатарлары арасында клубка гаиләләре белән бергә рухи көч биреп
торучылар күбрәк. Безнең гаиләбез – шуның ачык бер мисалы”, - диде Илсур
Метшин.
Исегезгә төшерәбез, 4-нче март көнне “Матч ТВ” телеканалында
үткән “Один день с Лигой” ток-тапшыруында “Рубин” ФК клубы президенты клубта
яңа җанатар тәрбияләргә теләүләре турындагы фикерне җиткергән иде. Шул
максаттан клуб мәктәп укучылары арасында “Иң яхшы футбол классы” дигән чара
башлап җибәргән. Әлеге чара кысаларында матчларга тулы сыйныф белән йөрүче
укучылар кыйммәтле бүләкләргә ия булачаклар. Шулай итеп, мәктәп укучылары аша
аларның гаиләләрен дә уеннарга җәлеп итеп, матур гадәт кертмәкче булалар.