(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март, Ксения Швецова). Бүген Казанның “Трудовые резервы” стадионында “Шууың файдага булсын” дигән хәйрия чарасы үтте. Бирегә тимераякта шуарга яраткан барлык шәһәр халкы җыелган иде. Бу көндә тупланган материаль чараларның барысы да “Синең файдага” дигән хәйрия фондына тапшырылачак. Чарада шәһәр Мэры Илсур Метшин да бар иде – ул тимераякта шуып, иң актив шәһәр халкы белән аралашты.
Стадионга 15.00-18.00 сәгатьләрдә килгән шәһәр халкы Татарстан башкаласының хәйрия мәдәнияте үсешенә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Чарага тимераяк алып килүчеләр 60 сумга, башкалар исә 100 сумга керде. Керү билетлары өчен түләнгән барлык акча “Сабый тартмасы” дигән яңа проектны тәкъдим итүгә һәм аңа булышлык күрсәтүгә юнәлдереләчәк. Исегезгә төшерәбез, бу ярдәмгә мохтаҗ яшь аналарга юнәлдерелгән яңа хәйрия чарасы. Мондый тартмаларда яңа туган баладан алып 6 айга кадәр үскән балалар өчен кирәкле барлык әйберләр тупланган: биләү чүпрәге, кием-салым, уенчыклар һәм сөт ризыклары өчен сертификат. Хәзерге вакытта 400 шундый тартма әзерләнгән, аларны шушы көннәрдә яшь әниләргә тапшырачаклар. “Россиядә моның аналоглары юк. Без Финляндия тәҗрибәсенә таяндык, әлеге чара анда 75 ел дәвамында гамәлгә ашырыла”, - дип сөйләде “Синең файдага” дигән хәйрия фондының генераль директоры Дарина Табакова. – Бездә Казанда халык – кеше хәленә керүчән, ярдәмчел. Шуңа күрә аларның игелекле гамәлләр кылырга мөмкинлекләре күбрәк булсын дибез”.
Шәһәр башлыгы да фондка хәйрия бирде.
Шәһәр башлыгы балаларга мастер-класс үткәрде һәм хоккей капкасына ничек алка кертергә кирәклеген өйрәтте. Шулай ук Мэр хәйрия фондына имзасы кулган кәшәкә таягын бүләк итте. Алга таба ул хәйрия аукционында төп лотка әйләнеп, шәһәрнең ярдәмгә мохтаҗ халкы өчен файда булып торачак.
Чарада тимераякта шуу белән бергә төрле кызыклы бәйгеләр үткәрелде. Кунаклар тәмле беленнәрдән авыз иттеләр.