(Казан шәһәре KZN.RU,
5-нче март). 8 март алдыннан Казан ратушасында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты:
хатын-кызлар карашы” шәһәр конкурсының нәтиҗәләрен чыгардылар. Залга төрле
өлкәдә эшләүче ханымнар җыелган иде: табиблар, педагоглар, депутатлар,
спортчылар, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, сәнәгать өлкәсе хезмәткәрләре,
бизнес-леди һәм күп балалы әниләр. Казан Мэры Илсур Метшин барлык
хатын-кызларны да Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады һәм лаеклы бүләкләрен
тапшырды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 10 номинация җиңүчеләре билгеле
булды. Бүләкләү тантанасы иҗади номерлар һәм конкурс катнашучылары турындагы
видеолар белән үрелеп алып барылды.
“Хатын-кыз - ана”
номинациясендә Галина Белоусова һәм Зөлфирә Гайнутдинова җиңү яулады. Галина
Белоусова тормыш иптәше белән бергә 9 бала тәрбияли. Зөлфирә Гайнутдинова исә 8
сабыйның анасы. Гайнутдиновлар гаиләсендә балалар ислам традицияләрендә
тәрбияләнә, Коръән һәм гарәп телен өйрәнәләр.
“Шарм сәнгать үзәге” бүлеге җитәкчесе, “Шарм” балалар өчен
модель мәктәбе җитәкчесе Алла Вахрамеева “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык”
номинациясе җиңүчесе булды.
“Хатын-кыз – бизнес-леди” номинациясендә төп бүләк “Ностальгия”
ААҖ генераль директоры Равилә Шәйдуллинага бирелде.
“Хатын-кыз - лидер”
номинациясендә “Торак-коммуналь хуҗалыгын карап тоту һәм тышкы төзекләндерү
шәһәр программаларын гамәлгә ашыру буенча техник күзәтү хезмәте” МУП директоры
Асия Гудзь җиңү яулады.
“Ел хатын-кызы” исеме
КФУның диннәрне өйрәнү кафедрасы җитәкчесе, фәлсәфә фәннәре докторы Лариса
Астаховага бирелде.
“Ел үрнәге”
номинациясендә җиңүче исеменә “Зөләйха күзләрен ача” романы белән танылу алган
язучы Гүзәл Яхина лаек булды.
“Минем тормышым –
минем һөнәрем” номинациясендә “Оргсинтез” заводының газларны чистарту бүлеге аппаратчысы Татьяна Абармова
бүләкләнде.
“Өченче буын
каһарманы” номинациясендә Казан вертолет заводының участок мастеры Фәридә Козуля
җиңү яулады.
“Ир-ат – игелекле
йөрәк” номинациясендә “Сөләйман” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов
бүләкләнде, ул инде 10 елдан артык сукырлар өчен эшли торган “Ярдәм” хәйрия
фондының җитәкчесе булып тора.
“Ир-ат – лидер”
номинациясендә “Казан ГипроНИИавиапром” АҖ генераль директоры Борис Тихомиров
җиңде, аның эшчәнлеге илнең сәнәгать комплексын модернизацияләү буенча
мәсьәләләрне чишүгә юнәлтелгән.
Концерт программасындагы профессионал артистлар һәм иҗади
коллективлар тарафыннан башкарылган номерлардан кала, катнашучыларга башка сюрприз
да әзерләнгән иде – шәһәребезнең иң талантлы хатын-кызларын Казан шәһәре Думасы
депутатлары котлады, алар җиңүчеләргә җырлы номер бүләк иттеләр.