(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль, Ксения Швецова). Казанда
ишегалларын кышкы чорда карап тоту буенча иң яхшы һәм иң начар подрядчы
оешмаларны ачыклауга багышланган бәйге тәмамланды. Нәтиҗәләр буенча карны
сыйфатсыз итеп җыештырган начар подрядчылар белән бергә, куелган бурычларны бик
җаваплы башкарган оешмаларны да атадылар. Яңа Савин районында Ямашев проспекты,
74 адресы буенча урнашкан ишегалды иң чисталардан дип табылды. Адоратский
урамы, 38 адресы буенча урнашкан ишегалды – начарлар рәтендә. Бүген аларның
торышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде.
Тикшерү эшендә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур
Алибаев, Административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесе Әлфир Шәмсетдинов һәм
Торак-коммуналь хуҗалыгы рәисе Искәндәр Гыйниятуллин катнашты.
Кышкы чорда карап тоту буенча иң яхшы дип табылган Ямашев
проспекты, буенча урнашкан ишегалды “Уютный дом” идарә компаниясе” ҖЧҖ
карамагында. Биредә яшәүче халык Мэрга ишегалдын даими чистартып торуларын
җиткерделәр. “Ишегалдын җыештыручыларыбыз карны вакытында чистарталар, аларга
бернинди дә “үпкәләребез” юк. Безнең йортка җаваплы кеше билгеләнгән. Без ай
саен җыелыш үткәрәбез һәм аның белән мөһим мәсьәләләрне бергә чишәбез. Һава
торышы нинди генә булуына карамастан, әйтергә кирәк безнең контрольдә, эш бик
яхшы бара”.
Биредә чистарту эше буенча подрядчы оешма – “Савиново-38” җаваплылыгы чикләнгән
җәмгыяте җаваплы. Оешма гомуми мәйданы 274,6 мең квадрат метр булган 28 торак
йортка хезмәт күрсәтә. Җәй көне исә җыештырылырга тиешле мәйдан күләме 211 мең квадрат
метрны, кышын 94,8 мең квадрат метрны тәшкил итә. “Без һәрвакыт төгәл график
буенча эшлибез, - дип аңлатма бирде “Савиново-38” ҖЧҖ директоры Рафис Баһавов.
– Әгәр дә кар күп ява икән, без төнге сәгать өчтә карны тиз җыештыра торган тракторны
чыгарабыз. Гадәттә ул иртәнге 8.00-гә без җаваплы булган ишегаллары һәм
кварталара юллар буенча йөреп чыга. Ишегалды җыештыручылар да иртәнге сәгать
6.00 кадәр эш урыннарында булалар. Алар шулай ук сәгать 8.00-гә эшнең төп
өлешен башкарган булалар”.
Подрядчы оешмадан тыш, иң яхшы ишегалды җыештыручыны да сайлап
алганнар. Мондыйлар исемлегендә - 2005 елдан бирле “Савиново-38” җаваплылыгы чикләнгән
җәмгыятендә эшләүче Ольга Крылова. Ул Мэрга соңгы елларда автомобильләр саны
артуына карамастан, аларның үзенә алай ук комачауламавын җиткерде. Чөнки
ишегалдында автомобиль хәрәкәтен чикли торган җайланмалар урнаштырылган. Әлеге
җайланма булганга автомобильне тротуар территориясенә куеп калдырып булмый
икән.
Адоратский урамы, 38 адресы буенча урнашкан ишегалдында
хәлләр башкача. Ул “Химик-8”
Торак-төзелеш кооперативы карамагында. Ишегалды территориясе кардан
чистартылмаган, тротуарлар боз белән капланган. Ә.Шәмсетдинов билгеләп үткәнчә,
мондый күренеш беренче тапкыр гына түгел – Торак-төзелеш кооперативы рәисе Фәрит
Морзаевка Казанның тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәве өчен ел саен штраф
салалар икән.
Т.Алибаев аңлатканча, йорт белән идарә итә торган югары
орган – ул милекчеләр җыелышы. “Йортта яшәүчеләр рәистән эшчәнлек турында хисап
таләп итәргә тиешләр, алай гына да түгел Торак кодексы нигезендә, ул ел саен
йортта яшәүчеләр алдында идарә эше турында хисап белән чыгыш ясарга тиеш. Әгәр
дә биредә яшәүчеләр нәтиҗәләр белән канәгать булмаган очракта, алар аны кире
сайлый ала. Мондый очракта Торак инспекциясенә һәм алга таба прокуратурага
мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге мәсьәләгә барлык күзәтчелек органнары игътибар
итәргә тиеш”, - дип ассызыклады администрация башлыгы.
Административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесе сөйләгәнчә,
хәзерге вакытта Казанда вазыйфаи зат белән бергә, юридик затны да административ
җаваплылыкка тарттыру процедурасы буенча эш алып барыла. Ә.Шәмсетдинов Мэрга
хәл үзгәрмәгән очракта идарә рәисен суд аша эшләргә мәҗбүр итәчәкләрен
җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, башкалада ишегалларын кышкы чорда карап
тоту буенча ай саен бәйге үткәрелә. Моңа башлангыч бирүче – Казан Мэры. Шәһәр
башлыгы ай саен иң яхшы һәм иң начар подрядчы оешмаларны ачыкларга тәкъдим
итте. Йомгак буенча гыйнвар аенда карны җыештыру нәтиҗәләре нигезендә Татарстан
башкаласында иң яхшы һәм иң начар оешмаларны ачыкладылар. Районнарның
администрацияләрендә тиешле комиссияләр булдырылды. Алар атна саен ишегалды
торышына бәя биреп, йорт яны территорияләрен тикшерәләр. Бәяләүдә белгечләр шулай
ук аерым объектив күрсәткечләргә дә таяналар. Мондыйлар рәтенә кышкы чорда
территорияне карап тоту буенча канәгатьсезлек белдерелеп Административ-техник инспекция
идарәсендә төзелгән беркетмәләр саны, “Ачык Казан”, “Халык контроле” сайтларына
язылган халык мөрәҗәгатьләре һ.б. керә.