(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль, Антон Ноздрин). Бүген
Казанда 5-нче номерлы маршрутка түбән идәнле яңа трамвай чыкты. 2016 елда
Татарстан башкаласында кулланышка тагын шундый яңа 10 трамвай тапшырылачак. Яңа
трамвайның уңайлылыгын беренче пассажирлар белән бергә Казан Мэры Илсур Метшин
бәяләде.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, хәрәкәттәге состав ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тулылана. Шулай итеп, 20-нче апрельгә
кадәр Татарстан башкаласына мондый модельдәге тагы яңа 9 трамвай кайтартылачак,
шулай ук состав 40 троллейбус белән тулыланачак.
“Яңа составлар элеккеләренә караганда күпкә яхшырак, - дип
билгеләп үтте шәһәр башлыгын озата йөрүче “Метроэлектротранс” МУП директоры
Әсфән Галәвов. – Вагонда Wi-Fi челтәре бар, пассажирларга куркынычсызлык
кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерергә мөмкинлек бирә торган электрон табло һәм
юлда барганда кызыклы роликлар күрсәтү өчен телевизор урнаштырылган”.
Моннан тыш, “Метроэлектротранс” муниципаль унитар
предприятиесендә билгеләп үтүләренчә, вагоннар түбән идәнле итеп эшләнгән. Бу
балалар, аз хәрәкәтләнә торган гражданнар, коляскада йөрүче инвалидлар өчен
бигрәк тә уңайлы. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, 2013 елдан шәһәрдә хәрәкәттәге
состав яңа 40 трамвайга тулыланган. 2013 елда трамвай паркында АКСМ 84300М модельле
трамвайлар (5 шт.) һәм АКСМ 62103 модельле трамвайлар (10шт.) барлыкка килгән,
2014 елда исә АКСМ84300М модельле трамвайлар тагын 15-кә һәм АКСМ62103 модельле
трамвайлар 10-га арткан.
Илсур Метшин “Кояшлы шәһәр” тукталышыннан Сыртланова урамына
кадәр барды. Трамвай хәрәкәт иткән вакытта шәһәр башлыгы пассажирлар белән
аралашты. Казан халкы әйтеп үткәнчә, трамвай – иң уңайлы транспорт чараларының
берсе. 5-нче номерлы маршрут буенча вагоннар бик еш һәм тиз йөриләр.
Пассажирлар трамвайлар киләчәктә дә хәрәкәт графигы буенча даими йөрсәләр иде
дигән теләкләрен җиткерделәр.
Шәһәр башлыгы нәкъ менә шушы транспорт өлкәсе үсешенең экологик
рейтингта Казанга үз позициясен яхшырту мөмкинлеге бирүен әйтеп үтте.
“Киләчәгебез җәмәгать транспортына, һәм бигрәк тә транспортның трамвай,
троллейбус, метро кебек экологик төрләренә бәйле”, - дип искә төшерде И.Метшин.
Шәһәрнең Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, Татарстан
башкаласы Россия Федерациясе шәһәрләре арасында тулысынча түбән идәнле
вагоннардан торган һәм “яшь” хәрәкәттәге составка ия шәһәрләрнең берсе. 2015
елда шәһәр пассажир транспорты 252,4 млн. пассажир ташыган, шулар арасыннан трамвайда
хәрәкәт иткән пассажирлар саны – 17,5 млн.
Билгеләп үтик, “Метроэлектротранс” муниципаль унитар
предприятиесе алга таба да шәһәр халкына хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен арттыру һәм
әйләнә-тирә мохиткә зыян дәрәҗәсен киметү максатыннан хәрәкәттәге составны
яңарту эшен дәвам итәчәк. Бу елда шәһәрдә тагын яңа 40 троллейбус пәйда
булачак.