(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). Бүген Казанда бишенче
чакырылыш Дәүләт Советының унбишенче утырышы бара. Парламент Президиумының үткән
утырышында көн тәртибенә 37 мәсьәләне, шул исәптән беренче укылышта карау өчен
Татарстан Республикасының 12 закон проектын һәм 20 федераль закон проектын чыгару
тәкъдим ителгән иде. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар
Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Хөкүмәте әгъзалары һ.б. катнаша.
“Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында”гы
Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан
Республикасы дәүләт символлары турында”гы Татарстан Республикасы законының 9
нчы маддәсенә үзгәреш кертү хакында”, “Татарстан Республикасы Сайлау кодексына
үзгәрешләр кертү турында”, “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр
кертү турында” һәм “Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эше турында”
закон проектлары беренче укылышка чыгарыла.
Моннан тыш, сессиядә Татарстан Республикасы җәмәгать
судьяларын сайлау мәсьәләсен карау, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары
буенча вәкаләтле вәкиленең 2015 елда Татарстан Республикасында кеше һәм граждан
хокукларын һәм ирекләрен яклау турындагы докладын, Татарстан Республикасы
буенча эчке эшләр министрының 2015 елда полиция эшчәнлеге турындагы хисабын
тыңлау планлаштырыла.