И.Метшин: “Бүген һәркемнең киләчәк Казанның авторлары исемлегенә керергә мөмкинлеге бар”
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы февраль). Казанда 2030 елга
кадәр шәһәрнең үсеш стратегиясе өстендәге эш старт алды. Казан Мэры Илсур
Метшин видеомөрәҗәгатендә ТР башкаласы халкын әлеге эштә катнашырга чакырды. Казанлылар
тарафыннан тәкъдим ителгән идеяләр Стратегия нигезенә - шәһәрнең киләчәген
билгеләячәк программа документына ятачак.
“Хөрмәтле казанлылар!
Бүген башкалада 2030 елга кадәр шәһәрнең үсеш стратегиясе
өстендәге эш старт ала. Бу документ бик күп юнәлешләрне хәл итәчәк.
Стратегия – киләчәк эскизы. Әлеге киләчәкнең нинди булырга
тиешлеген без билгеләргә тиешбез.
Казан ничек үсеш алырга тиеш? Биредә яшәү уңайлы һәм рәхәт
булсын өчен нишләргә кирәк? Һәр кеше үзенең эш-хыялларын тормышка ашыра алсын
һәм үзен кирәкле итеп тойсын өчен нинди эшләр башкарырга? Икътисадта, шәһәр мохите
үсешендә һәм кешеләр капиталында өстенлекләр һәм төп юнәлешләр нинди булырга
тиеш?
Миңа һәркемнең фикере кызык. Бүген һәркемнең киләчәк
Казанның авторлары исемлегенә керергә мөмкинлеге бар. Үзегезнең
тәкъдимнәрегезне Казан Мэриясе порталына, интернет аша кабул итү бүлегенә
юллагыз. Сүз бирәм – аларның иң яхшылары шәһәр Стратегиясенә керәчәк. Һәм иң
мөһиме – алар тормышка ашырылачак!” – диелә видеомөрәҗәгатьтә.