(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль, Ксения Швецова). 2015-2016
елларда Казан мәктәп укучылары 3389 кешегә арткан, аларның гомуми саны 109764
кеше булган. 2019 елга кадәр мәктәп укучылары саны 16851 кешегә артыр дип
көтелә. 2020 елга кадәр Казанда яңа өч мәктәп ачу планлаштырыла. Әмма әлеге
мәктәпләр саны гына белем бирү учреждениеләренә карата булган ихтыяҗны
киметмәячәк. Бу хакта шәһәр мәктәпләренә кагылышлы киңәшмәдә Казан Мэры Илсур
Метшинга шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин җиткерде.
Мәгариф идарәсе мәгълүматлары буенча, узган елда укучылар
саны 2754 кешегә арткан булса, киләсе уку елында исә 4541 кешегә артачак, 14
мең беренче сыйныф укучысы парта артына утырачак. Белгечләр фаразларына
караганда, 2017-2018 уку елында мәктәп укучылары саны 4330 кешегә артачак.
Хәзерге вакытта Казанның һәр 10-нчы укучысы икенче сменада
укый, 168 шәһәр мәктәбенең 60-ы ике сменада эшли.
Соңгы 10 елда Казанда 9 яңа мәктәп төзелгән һәм гамәлдәге
учреждениеләргә 2 янкорма ясалган, болар исә өстәмә рәвештә 6330 яңа урын
биргән. Шуның белән беррәттән, Мәгариф идарәсендә билгеләп үтүләренчә,
мәктәпләр саны шактый зур темплар белән үсә торган районнарда җитеп бетми.
“Казан мәктәпләрендә укучылар саны шактый күп. Бу, бер
караганда, сөендерә дә, шул ук вакытта зур җаваплылык та өсти: без социаль
объектлар, шул исәптән мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше темпларын
сакларга тиешбез, - дип билгеләп үтте И.Метшин. – Мәктәп төзелешләре буенча
федераль программа кабул ителде, шуңа да әлеге мәсьәлә буенча без алга таба
бара алабыз”.
Россия Федерациясенең гомуми белем бирү учреждениеләрендә 2016-2025
елларда урыннар санын арттыру буенча кабул ителгән федераль программа нигезендә
Казанда өч гомуми белем бирү учреждениесе төзү планлаштырылган. Яңа мәктәпләр
2-нче Азино, “Салават күпере” микрорайоны, Мамадыш трактында барлыкка киләчәк. Төзелеш
федераль һәм республика бюджетыннан финансланачак, программаның беренче этабын
тормышка ашыру 2020 елда төгәлләнә.