(Казан шәһәре
KZN.RU, 6-нчы февраль). Казан Мэры Илсур Метшин “Бердәм Россия”
партиясенең Генераль советы составына керде. Хәзерге вакытта Мәскәүдә “Бердәм
Россия” партиясенең XV съезды кысаларында пленар утырыш бара. Нәкъ менә әлеге
утырышта партия идарәсенең югары органнары сайланды.
Исегезгә төшерәбез, бер көн элек РФ Премьер-министры Дмитрий
Медведев партиянең Югары һәм Генераль советы кандидатлары белән очрашкан иде.
Ул устав нигезендә съездда партиянең җитәкче органнары алмаштырылырга тиешлеген
хәбәр итте. “Бу бик мөһим процедура. Безнең партия уставы буенча, һәр съездда
да партия идарәсе югары органнарының 15% ротацияләнергә тиеш. Без бер итерацияне
үткәреп җибәрдек, шунлыктан, устав кагыйдәләре нигезендә, “Бердәм Россия”
партиясе югары органнары җитәкчеләренең өчтән бер өлеше яңадан сайланачак”, -
диде Д.Медведев.
Партиянең Югары һәм Генераль советы кандидатларына
мөрәҗәгать итеп, рәис аларның барысының да “үз эшләренең чын осталары,
һәрберсенең үз урыннарында булуларын, моннан тыш барысының да хөр фикерле һәм
партия тормышына тагын да драйв өсти алучы җитәкчеләр” икәнлекләрен җиткерде. Илнең
төрле төбәкләреннән килгән делегация вәкилләре белән аралашу азагында РФ Премьер-министры
аларның кандидатураларын расларга тәкъдим итте.
“Бердәм Россия” партиясенең XV съезды Мәскәүдә 5-нче февраль
көнне башланды. Съездда илнең һәр төбәгеннән делегатлар катнаша. Составында
Илсур Метшин булган Татарстан делегациясен “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк
бүлеге сәяси советы секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин
җитәкли.
Генераль совет партия съезды тарафыннан яшерен тавыш бирү
юлы белән 5 елга сайлана һәм ул һәрвакыт гамәлдә булган җитәкче коллегиаль орган
булып тора. Аның составында – 170 кеше. Советка шулай ук җәмәгать эшлеклеләре
һәм эшмәкәрләр — телевезион тапшырулар алып баручы Петр Толстой, актер Алексей
Гуськов, Новосибирскиның атаклы хирургы, фәнни институт директоры Александр
Караськов, Тышкы сәясәт буенча эзләнү институты директоры Вероника
Крашенинникова һ.б. сайланды.