(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль). Бүген Мәскәүдә “Бердәм
Россия” партиясенең XV съезды башланды. Чарада Казан Мэры Илсур Метшин катнаша.
Ике көн дәвам итәчәк съездда илнең һәр төбәгеннән делегатлар
катнаша. Татарстан делегациясен “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге сәяси
советы секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.
Съездның беренче көнендә “Нигезләмәне тикшерү һәм алдан
тавыш бирүне үткәрү”, “Сәламәтлек”, “Мәгариф һәм фән”, “Бюджет һәм салым
сәясәте”, “Сәнәгать сәясәте”, “Социаль сәясәт”, “Авыл хуҗалыгын үстерү, авылда социаль
инфраструктурага ярдәм итү”, “Икътисади сәясәт, эшмәкәрлек инициативасына ярдәм
итү”, “Транспорт инфраструктурасын үстерү”, “Россиядә бердәмлекне, мәдәниятләр
яссылыгын һәм диннәрне ныгыту” дигән дискуссия мәйданчыклары эше каралган. Чарада
катнашучылар юнәлешләр буенча килеп чыккан катлаулы мәьәләләрне хәл итәчәкләр
һәм иң актуаль мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр әзерләячәкләр.
Икенче көнне пленар утырышта партия рәисе, Россиянең Премьер-министры
Дмитрий Медведев катнашыр дип көтелә.