(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль, Зилә Гайфи). 15-нче
майдан алып 20-нче майга кадәр Казанда “Россия студентлар язы” дигән XXIV
Бөтенроссия фестивале үтә. Республика этабына бер көн кала шәһәр Мэры Илсур
Метшин Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгендә оештыру комитеты әгъзалары һәм
фестивальдә катнашучылар белән очрашты. Алар Татарстан башкаласы җитәкчесенә
масштаблы яшьләр форумына әзерлек ни дәрәҗәдә баруы турында сөйләделәр.
Казанның Гайдар исемендәге Яшьләр үзәгендә бу көннәрдә узган
елның май аенда башланган капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Эшләр
тулысынча тәмамланганнан соң 1936 елда төзелгән бинада 800-дән артык кеше
шөгыльләнә алачак – алар өчен биредә 20 төркем һәм иҗади берләшмәләр
булдырылган.
Төзекләндерелгән бинада студентлар инде бүген үк яңа якты
һәм киң бүлмәләрдә рәхәтләнеп “Студентлар язы”ына әзерләнәләр: биредә хореография,
аэробика сыйныфлары төзекләндерелгән, яңа санитар челтәрләр урнаштырылган,
мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иҗат белән шөгыльләнү бүлмәләре булдырылган.
Гайдар исемендәге Яшьләр үзәгендә Илсур Метшин оештыру
комитеты әгъзалары һәм фестивальдә катнашучылар белән аралашты. Фестивальнең
жюри рәисе Михаил Волконадский сүзләренчә, чараның форматы берничә ел дәвамында
үзгәрешсез кала бирә: студентлар бию, музыка, актерлык осталыгы буенча төрле
иҗади номерлар әзерлиләр. Исегезгә төшерәбез, узган ел Владивостокта үткән
фестивальдә Татарстанның студентлар командасы “Россия Студентлар язы-2015” бәйгесендә Гран-при
яулаган иде. Шунлыктан Казанга 2016 елда әлеге чараны үткәрү хокукы бирелде.
“Җиңү яулаган егет һәм кызларыбыз аркасында “Студентлар язы” бу елда Казанга
килә. Алар булдырачаклар, һәм нәрсәнедер бик яхшы “булдырачаклар” дип
өметләнәбез”, - диде Михаил Волконадский.
Илсур Метшин студентлар белән әңгәмәсе вакытында шәһәр һәм
республика җитәкчелеге тарафыннан Казан шәһәрендә яшьләр хәрәкәтен үстерүгә
аерым игътибар бирелгәнлеген әйтеп үтте. Гайдар исемендәге Яшьләр үзәгендә озак
көттергән капиталь төзекләндерү эшләрен башкарып чыгу яшьләрнең иҗади
сәләтләрен үстерү өчен шулай ук бик зур ярдәм булган. “Татарстан Президенты,
Министрлык җитәкчесе, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты игътибары нәтиҗәсендә Казан
яшьләре үз сәләтләрен үстерү мөмкинлегенә ия булалар. Бу елда Гайдар исемендәге
яшьләр үзәгенә 80 яшь була. Әлеге бинадан бик күп сәләтле яшьләр чыкты. Бинада
тормыш кайнап торсын, балалар өйрәнсеннәр һәм үз сәләтләрен үстерсеннәр иде”, -
диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы “Студентлар язы”нда катнашучыларга фестивальдә
уңышлар теләде. “Фестивальдә җиңүләр белән бергә, сез үзегезнең шәхси
тормышыгызда көн саен ниндә дә булса җиңүләр яуласагыз иде. Безнең иң төп
потенциалыбыз – ул кешеләребез. Шәһәребезнең иртәгесе көне – яшьләр кулында.
Гади булмаган заманда яшибез, ләкин бу мөмкинлекләр заманасы, сез “бөтендөнья
яшьләр хәрәкәте дулкынында тибрәлүче” шәһәрдә яшисез. Мин Казанның иртәгесен
нәкъ менә сез яхшыртырсыз дип ышанам”, - диде Мэр.
Студентлар әйтелгән җылы сүзләре өчен шәһәр башлыгына
рәхмәтләрен җиткерделәр һәм Мэрга “Студентлар язы” статуэткасын һәм Россия
фестиваленең төбәк программасына чакыру билеты бүләк иттеләр. Үз чиратында Илсур
Метшин Гайдар исемендәге Яшьләр үзәгенең егет-кызларына гитара тапшырды. Узган
елгы фестивальдә җиңү яулаган, “Авторлык җыры” номинациясендә Гран-прига ия
булган Роберт Мортазин шунда ук әлеге уен коралында үзе иҗат иткән җырны
башкарды.
Очрашу вакытында шәһәр башлыгын Башкарма комитет
җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Балалар
һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов, Казанның Гайдар исемендәге
Яшьләр үзәге директоры Ирина Алешина озата йөрделәр.