(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). Бүген Казанда
Бадминтон үзәге ачылды. Үзәк ачылу тантанасында Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бөтендөнья бадминтон федерациясе президенты
Поуль-Эрик Хейер Ларсен, Россия Илкүләм бадминтон федерациясе президенты Сергей
Шахрай, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт
министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.
Бадминтон үзәге 2015 елның 22 сентябрендә төзелә башлаган.
Үзәкнең гомуми мәйданы 3184,76 кв. м тәшкил итә. Аның беренче катында бадминтон
уйнау өчен 12 мәйданчык бар. Икенче катында Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт
һәм туризм академиясенең теннис һәм бадминтон теориясе һәм методикасы кафедрасы
урнашачак. Трибуналар 300 тамашачыны сыйдыра.
“Хыялыбыз тормышка ашты – искиткеч объект калкып чыкты. Илдә
әлегә бердәнбер махсуслаштырылган корылма пәйда булды”, - дип мөрәҗәгать итте
Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга, спортчыларга. Ул 5 эл элек
Татарстанда бадминтон белән шөгыльләнүчеләр 124 булганын, 5 ел эчендә аларның
саны 10 меңгә җиткәнен билгеләп узды. Президент ассызыклаганча, югары уку
йортында кафедра ачу, балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрендә бадминтон бүлекләре
эше, бу спорт төре буенча барлык районнарда уздырыла торган ярышлар бадминтон белән
мавыгучылар үсешенә уңай йогынты ясаган.
Республика балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрендә һәм олимпия
резервының спорт мәктәпләрендә 1300-дән артык балалар һәм үсмерләр шөгыльләнә,
алар белән 49 тренер эшли. Шулай ук бүген ачылган бадминтон үзәге базасында
быел бадминтон буенча республика балалар спорт мәктәбен ачу ниятләнә, дип хәбәр
итә ТР Хөкүмәте порталы.
StartFragment
Фоторепортаж
Видеорепортаж
EndFragment