(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль, Антон Ноздрин). Казанда
бу якшәмбедә Россиякүләм массакүләм ярыш – “Россия чаңгы юллары-2016” үтте. Чаңгы
ярышларында 20250 казанлы катнашкан. Бу хакта бүген Башкарма комитеттагы
эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшинга Физик культура һәм спорт
комитеты рәисе Светлана Вострикова җиткерде.
Татарстан башкаласында төп старт Залесный бистәсендәге “Солнечный”
лагере янында бирелде. Биредә үк чаңгы ярышларына Мәскәү, Киров, Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнарыннан 14,5 мең кеше чыкты.
Бу елда чара программасына ГТО нормаларын тапшыру да
кертелгән иде. Аларда 180 кеше катнашты.
“Россия чаңгы юллары-2016”ның иң яшь катнашучысына 3 яшь тә
7 ай иде. 88 яшьлек Әхмәт Сираҗиев исә дистанциягә чыгучылар арасында иң өлкәне
булып тора.
“Катнашучыларның саны артуы сөендерә, - дип билгеләп үтте И.Метшин.
– Безнең өчен иң мөһиме – халыкны күбрәк җәлеп итү”.
Шулай ук Казан Мэры ярышларда катнашкан һәм финишка
беренчеләрдән булып килүче шәһәр Башкарма комитеты вәкилләренә дә рәхмәт
белдерде.