Илсур Метшин Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салуда катнашты
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль). Казанда Советлар
Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел булу уңаеннан шигъри митинг
үтте. Чара Казан Мэры Илсур Метшинның 1 Май мәйданындагы шагыйрь һәйкәленә
чәчәкләр куюдан башланып китте. Тантаналы чарада шулай ук Башкарма комитет
җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Татарстанның
мәдәният һәм фән хезмәткәрләре катнаштылар.
Традиция буенча 15-нче февральдә Татарстанның Милли музеенда
“Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәсе чыгарыла. 13.30 сәгатьтән 16.00 сәгатькә
кадәр шәһәрлеләр әлеге тарихи чыганакны күрә алачак.
Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел булуга
багышланган юбилей чаралары кысаларында 15-16 февраль көннәрендә “Җәлил укулары”
халыкара фәнни конференциясе үтә. Режиссер Денис Красильниковның “Война
непрощенных” документаль фильмын да күрсәтергә планлаштыралар.