(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль, Ксения Швецова). Бүген
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Совет районындагы капиталь ремонттан соң
ачылган 316-нчы номерлы балалар бакчасын карап кайтты. Балалар бакчаларына
капиталь ремонт ясау программасы буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен
яңартуга 30 млн. сумнан артык акча тотылган, ә материаль-техник базаны яңартуга
шәһәр бюджетыннан өстәмә рәвештә 4 млн. 900 мең сум акча бүлеп бирелгән. Шәһәр
башлыгы яңартылган бинаны карады һәм педагоглар белән аралашып алды.
316-нчы номерлы балалар бакчасына 227 бала йөри. Учреждение базасында
6 логопед төркеме эшли, аларда 98 сабый шөгыльләнә. 1973 елда төзелгән балалар
бакчасы бинасы күптән инде яңартуга мохтаҗ иде. Ремонт эшләре узган елның март
аенда старт алды. Учреждение җитәкчесе Антонина Захматова сөйләп үткәнчә,
капремонт барышында кояштан саклау чатырлары төзелгән, түбә алмаштырылган,
фасад буялган, нигез ташлары ясалган, 10 керү төркеме алмаштырылган һәм 113
бүлмә араларындагы ишекләр алмаштырылган, янгынга каршы җиһазлар яңартылган. Моннан
кала, капремонт кысаларында учреждениедә электр челтәрләре, су белән тәэмин итү
челтәрләре, яңгыр сулары канализацияләре яңартылган.
Балалар бакчасы тәрбиячеләре Мэрга мәктәпкәчә белем бирү
учреждениеләренә булган игътибары өчен рәхмәт белдерделәр һәм әлеге юнәлештәге
эшне дәвам итүләрен сорадылар. “Сезнең бакча – капремонт программасына
кертелгән учреждениеләрнең берсе. Президентыбызга, нинди генә авырлыклар булуга
карамастан, әлеге эшне дәвам итә алуыбызга рәхмәт белдерәбез, - дип билгеләп
үтте И.Метшин. – Бу елда без Казандагы 30 елдан артык хезмәт иткән барлык мәктәпләрне
дә ремонтлаячакбыз, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә капремонт
ясауны дәвам итәчәкбез”.
Балалар бакчасын карауда шулай ук Башкарма комитет
җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова һәм
Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров катнаштылар.