(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гынвар, Зилә Гайфи). Казанда
Казан шәһәр округының Генераль план проектын һәм Җир биләмәләреннән файдалану
һәм төзелеш кагыйдәләрен әзерләү эше тулы көчендә бара. Шәһәрнең иң төп
документларының берсе буенча алып барылган эш үзенчәлекләре турында Казан Мэры
Илсур Метшинга Башкарма комитетның төзелеш блогы буенча хисап утырышында баш архитектор
Татьяна Прокофьева сөйләде.
Казанның Генераль планы концепциясен эшләүгә киң
җәмәгатьчелек, архитектура берләшмәләре, экологлар, социологлар һәм башка
экспертлар җәлеп ителгән. Беренче этапта нигездә ята торган мәгълүматлар
җыелган, гамәлдә булган шәһәр төзелешенә бәйле һәм демографик хәлләргә анализ
үткәрелгән, өстенлекле мәсьәләләр һәм Генераль планда принципиаль хәл ителергә
тиешле бурычлар билгеләнгән. Икенче этапта Генераль план концепциясе һәм
Казанның Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре төзелгән.
Бүгенге көндә Генераль план проектының 4 вариантта концепциясе
эшләнелгән. Аларның икесен Мәскәү белгечләре, икесен Казан белгечләре: Александр
Дембич җитәкчелегендәге Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты төркеме
һәм Эрик Терегулов җитәкчелегендәге архитекторлар төркеме эшләгән. Мәскәүлеләр концепцияне
компактлы шәһәр буларак гамәлгә ашыруны тәкъдим итәләр. Алар үзәкне үстерү
ягында, шәһәр яны зонасы исә бөтенләй читтә кала. Казан архитекторлары,
киресенчә, төзелеш өчен перспективалы булган мәйданчыкларны да исәпкә алып,
максималь үсеш моделен тәкъдим итәләр.
Барлык концепцияләр дә анализланган һәм төрле аспектлар
буенча тикшерелгән.
Татьяна Прокофьева сүзләренчә, фикер алышулар барышында Казан
халкын һәм төрле тармактагы белгечләрне борчыган катлаулы мәсьәләләр
ачыкланган. Моны Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә килә торган
мөрәҗәгатьләрдән дә аңларга була. Аерым алганда, табигый-рекреация каркасны
булдыру, экологик хәл, сәнәгать предприятиеләрен шәһәр үзәгеннән читкә чыгару, сәнәгать
территорияләрен яңача үзгәртү, шәһәр чикләренә төзәтмәләр кертү, авыл хуҗалыгы
өчен билгеләнгән җирләрне һәм бакчачылык ширкәте территорияләрен файдалану
перспективалары – Генераль план өчен өстенлекле эш юнәлеше булып тора.
Илсур Метшин Генераль план буенча эшнең ни дәрәҗәдә мөһим
булуын билгеләде. “Казанның Генераль планы – ул төп документ, шәһәр әлеге
документ нигезендә берничә ел яшәячәк. Хаталар кыйммәткә төшә, нәтиҗә исә шәһәр
буенча күренәчәк. Әлеге эш җимешләре дистә елларга калачак”, - диде Мэр.
Исегезгә төшерәбез, Генераль план проекты 2018 ел ахырына
расланачак.