(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар, Зилә Гайфи). Казан
халкы шәһәр төзелешенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итеп, аларны кабул итүдә
катнашырга әзер. Соңгы елда шәһәр территориясендәге төзелеш объектларына
кагылышлы халыктан кабул ителгән мөрәҗәгатьләр саны 2 меңнән 3,5 меңгә кадәр
арткан. Бу турыда Казан Мэры Илсур Метшинга Башкарма комитетта елның төзелеш
нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә җиткерделәр.
Шәһәр төзелеше һәм архитектура идарәсе җитәкчесе Владимир
Фомин сүзләренчә, соңгы 5 елда халыктан һәм физик затлардан кабул ителгән
мөрәҗәгатьләр саны арта. Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш комиссиясенә
дә мөрәҗәгать итүләр арта, җир биләмәләренә шәһәр төзелеше планнарын бирү
турындагы гаризалар саны да үсә. Гариза бирүчеләр арасында җир биләмәләрен
яңадан бүлү процедурасы аеруча популяр. Болай эшләү хосусый милектә булган җир
биләмәсенең чикләрен яңадан карау мөмкинлеген бирә. 2015 елда әлеге процедура
буенча 1200 мөрәҗәгать кабул ителгән.
Адресация хезмәте күрсәтү буенча да эш җайга салынган. Шулай
итеп, 2015 елда адрес бирү турында 2686 карар әзерләнгән, Казан урамнары Реестрына
үзгәрешләр кертү турында 82 карар кабул ителгән, 75 урамга исем бирелгән.
Владимир Фомин сүзләренчә, административ барьерларны киметү
буенча максатчан эш алып барыла. Шул исәптән, инженерлык челтәрләре трассасын
карау һәм килешү турында белешмә бирү өчен билгеләнгән вакыт оптимальләштерелгән.
Электрон рәвештә проектлаштырыла торган инженерлык коммуникацияләренә күзәтү
ясау вакытны тизләтергә тагын да күбрәк мөмкинлек биргән.
Киңәшмә барышында Казан Мэрына Капиталь төзелеш идарәсенең
эшчәнлек нәтиҗәләрен дә җиткерделәр. Директор Рәис Кәримов сүзләренчә, узган
елда социаль өлкәгә кагылышлы объектларга капиталь төзекләндерү үткәрелгән. “Мотор”
балалар-яшүмсерләр спорт клубында җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләре
үткәрелгән, капиталь төзекләндерүдән тыш, “Алга”, “Бокс”, “Кояш Нуры”, “Кеды”, “Старт”
яшүсмер клублары һәм “Полимер” мәдәният йорты тирәсендәге территорияләр
төзекләндерелгән.
2015 елда “Арендага биреп тора торган торак базарын үстерү”
һәм “Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү” программалары буенча торак
йортлар төзү эше дәвам иткән.
Рәис Кәримов сүзләренчә, бу елда Спартак урамы буенча 60
фатирга исәпләнгән торак йорт төзелеше өчен килешү төзелергә тиеш. М.Гафури
урамы буенча 88 фатирга исәпләнгән дүрт торак йорт, Колыма урамы, 15 адресы
буенча балалар сырхауханәсе кулланышка тапшырылырга тиеш. Шулай ук Киров
районында урнашкан ГХАТ идарәсе бинасы (Болотников урамы, 35а) да капиталь
төзекләндерелергә тиеш.
Илсур Метшин узган елда башкарылган эшләрнең нинди зур
күләмле булуын билгеләп үтте. “Нәтиҗә күренеп тора – менә шунысы бик мөһим. Ул
төзекләндерелгән социаль объектлар саны, кулланышка тапшырылган торак күләме,
кабул ителә торган мөрәҗәгатьләр буенча да сизелә. Халык белән эшләүнең даими
рәвештә яңа формалары эшләнеп тора, административ барьерлар бетерелә. Безнең
белгечләр һәр объект өчен борчылып яши, иң кыйммәтлесе менә шул”, - диде Мэр.