(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар, Антон Ноздрин). Казанда
2014 ел белән чагыштырганда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә продукцияне сатудан
кергән акча 2 тапкырга арткан. Узган елда шәһәр мәйданчыкларында 920,6 млн.
сумлык продукция сатылган, аннан алдагы елда күрсәткечләр – 452,7 млн. сум. Бу
турыда Казан Мэры Илсур Метшинга 2015 ел нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә
утырышында шәһәрнең Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Зәйнетдинов
җиткерде.
Аның мәгълүматлары буенча, ярминкәләрдә көненә продукцияне
уртача сату бәясе арта. 2013 елда әлеге күрсәткеч көненә 23,2 млн. сум булса,
2014 елда – 26,6 млн., узган елда исә әлеге күрсәткеч 29,7 млн.сумны тәшкил
итә.
Р.Зайнутдинов искә төшереп узганча, авыл хуҗалыгы
ярминкәләре шәһәрнең 8 мәйданчыгында үткән, продукцияне сату эшендә
Татарстанның 24 районы катнашкан. Ярминкәләр эшләгән вакытта 2363 тонна терлек
һәм кош ите, 1226 тонна сөт, 155 тонна сыер мае, 1799 тонна шикәр комы, 2049
тонна он, 20,2 млн. данә тавык йомыркасы, 12108 тоннадан артык яшелчә, бәрәңге
һәм башка продукция сатылган.
“Бу елда 16-нчы гыйнвардан авыл хуҗалыгы ярминкәләре эше
яңартылды, - дип дәвам итте Р.Зәйнетдинов. – Хәзер ярминкәләр шәһәрнең 10
мәйданчыгында үткәрелә”. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, ярминкәләрдә продукция
бәяләре гипермаркетлар белән чагыштырганда арзанрак. Шунлыктан ТР башкаласы халкы
ярминкәләргә бик теләп йөри.
Кулланучылар базары комитеты рәисе сезонлы сәүдәдә дә уңай
үзгәрешләр бар икәнен әйтеп үтте. “2015 елда сезонлы сәүдә товарларын сатудан
8,5 млн. сум күләмендә акча кергән, - диде Р.Зәйнетдинов. – Максималь керемнәр
сезонлы кафеларга туры килә”. Шәһәр халкы туңдырма һәм эчемлекләрне, бакча
(кавын, карбыз һ.б.) һәм сезонлы кафе продукцияләрен бик теләп сатып алган.
Әлеге юнәлешләрнең барысы буенча да күрсәткечләр 2014 ел белән чагыштырганда
арткан. Мисалга, сезонлы кафелардан кергән керем 3 млн. сумга, бакча
продукциясенеке – 400 мең сумга арткан.