(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар, Зилә Гайфи). 2015 елда
Казанда территорияләрне комплекслы итеп үстерү өчен кирәкле 7 планлаштыру проекты
расланган. Бу турыда Казан Мэры Илсур Метшинга шәһәрнең баш архитекторы Татьяна
Прокофьева узган ел өчен ясаган хисап чыгышында җиткерде.
2008 елдан алып Казанда 32 планлаштыру проекты расланган.
Әлеге күрсәткеч соңгы 50 ел белән чагыштырганда 2,5 тапкырга арткан. Узган елда
“Юдино”, “Үзәк”, “Салават күпере”, “Волжские просторы”, “Юбилей станциясе”, “Әмәт”
һәм “Гвардия урамы” төзелеш территорияләренә кагылышлы проектлар буенча эш
тәмамланган. Территорияләрдә кирәк булган барлык социаль инфраструктура – балалар
бакчалары, мәктәпләр, сырхауханәләр, хокук тәртибен саклау пунктлары, халыкка
хезмәт күрсәтү өлкәсендәге объектлар, рекреация зоналары каралган. Татьяна
Прокофьева билгеләп үткәнчә, планлаштыру проектларын эшләү җир биләмәләреннән
файдалануны тәртипкә салу, транспорт мәсьәләсен яхшырту, шәһәрдә инженерлык
челтәрләрен камилләштерүгә, территорияләрдә һәм гомумән шәһәрдә инженерлык
инфраструктурасын яңартуга юнәлдерелгән.
Мисалга, “Үзәк” дигән планлаштыру проекты тарихи үзәктә
шәһәр мохитенең җәлеп итә торган тышкы күренешен булдыру, югары дәрәҗәдәге
тышкы төзекләндерү сыйфатын, шәһәр ландшафтының уникаль үзенчәлекләрен,
кыйммәткә ия тарихи объектларны саклап калу белән бергә күп функцияле шәһәр
мохитен булдыру бурычын хәл итә. Әлеге проектта туристлык зоналарын булдыру, коммуналь-склад
объектлары урнашкан җир биләмәләрен һәм чикләүләр булган махсус территорияләрне
һәм кирәгеннән артык күп булган базарлар санын киметү хисабына иҗтимагый, торак
һәм рекреация юнәлешендәге территорияләр өлешен арттыру юллары белән шәһәрнең
тарихи үзәгендә территорияләрне куллануның нәтиҗәлелеген арттыру каралган. Шулай
ук балалар бакчаларында урыннарны ике тапкырга арттыру, торак төзелешен арттыру,
гамәлдә булган урам-юл челтәрен үстерү һәм инженерлык инфраструктурасын
реконструкцияләү планлаштырыла.
“Юдино”га килгәндә, биредә нык үскән транспорт инфраструктурасын
булдыру, гамәлдә булган юлларны киңәйтү һәм реконструкцияләү, Юдиноны шәһәрнең башка
торак һәм сәнәгать районнары белән бәйли торган гомумшәһәр әһәмиятенә ия яңа автомагистральләр
төзү территорияне үстерүнең өстенлекле эш юнәлеше булып тора. Шулай ук социаль
ипотека программасы буенча яңа торак йортлар төзү планлаштырыла. Масштаблы
торак төзелеше нәтиҗәсендә биредә халык саны хәзерге белән чагыштырганда якын
арада кимендә ике тапкырга артырга тиеш. Шулай ук биредә Идел ярларына карап
тора торган яңа торак район булдыру планлаштырыла.
Хәзерге вакытта Казанда 30 планлаштыру проекты эшләнелә. 2016
елда “Казан зооботаника бакчасы”, “Адмирал бистәсе”, “Солтан Ай”, “Казансуның
уң як яры”, “Нокса авышлыгы”, “Мамадыш тракты”, “Урман аланы”, “Вертилевка”, “Лебедев
урамы буенча”, “Портовая, Зайцев, Мехчылар”, “Абу Даби”, “Төньяк Чебакса”, “Вишневая
Аллея”, “Р.Зорге, Гвардия, Г.Кутуй”, “Гаврилов, Лаврентьев урамнары, Ямашев
проспекты” проектларын раслау күздә тотыла. Шулай ук бу елда муниципалитет
хисабына “Игумново”, “Төньяк”, “Портовая” дигән планлаштыру проектлары
эшләнәчәк.
Белешмә өчен:
1962 елдан алып 1995 елга кадәр Казан шәһәре территорияләрен
планлаштыруның 13 проекты эшләнгән һәм расланган. 1995 елдан алып 2008 елга
кадәр Казан шәһәре территорияләрен планлаштыру буенча 1 генә документ та эшләнмәгән.
Әлеге күренеш бу максатлар өчен финанслау каралмау белән бәйле.