(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Узган
елда “Ачык Казан” порталына 310 мең мөрәҗәгать килгән. Хәзерге вакытта “Ачык
Казан” системасында шәһәрнең 18 эре идарә компаниясе, шулай ук 185 подрядчы
оешма һәм 5 ресурслар белән тәэмин итә торган компания эшли. “Ачык Казан”
системасы эшли башлаганнан алып, ягъни дүрт елда халыктан 1 млн. 173 мең
мөрәҗәгать кабул ителгән. Бу турыда Казан Мэры Илсур Метшинга Торак-коммуналь
хуҗалыгы рәисе Искәндәр Гыйниятуллин 2015 ел өчен ясаган хисап чыгышында
җиткерде.
Узган ел белән чагыштырганда 2015 елда кабул ителгән
мөрәҗәгатьләрнең гомуми саны үзгәрмәгән, ә мөрәҗәгатьләрнең уртача үтәлү
проценты 99,7%-ны тәшкил итә. Күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү
программасын гамәлгә ашыру барышында мөрәҗәгатьләрнең структурасы үзгәрә. Узган
елда күп кенә мөрәҗәгатьләрнең эчтәлеге электр белән тәэмин итүгә бәйле булса,
бу елда подъездларда лампаны алыштыру белән бәйле сорау исә порталда аерым
графа итеп куелган.
2015 елда системада яңа мөмкинлекләр барлыкка килгән. Шулай
итеп, “Кабель челтәрләрен инвентаризацияләү” инструменты шәһәрдә кабель һәм
антенна челтәренең торышын күрергә мөмкинлек бирә. Җылылык белән тәэмин итү
чорында система җылы бирү торышы турында көнлек хисап биреп бара. Әлеге хисап
челтәрдәге хәлне оператив күзәтеп бару мөмкинлеге бирә. Әлеге мәгълүмат
нигезендә агымдагы һәм капиталь төзекләндерүне төгәл итеп планлаштырырга була. И.Гыйниятуллин
сөйләгәнчә, узган елда “Ачык Казан” мәгълүматлары нигезендә капиталь
төзекләндерүне планлаштыру буенча кыскача өчьеллык программага кичектергез
рәвештә төзекләндерү кирәк булган йортлар файдасына төзәтмәләр кертелгән.
Эшлекле киңәшмәдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис
Калинкин, шәһәр администрациясе Башлыгының беренче урынбасары Рөстәм
Нигъмәтуллин, Башкарма комитет аппараты Игорь Сивов, Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм
Гафаров, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур
Алибаев катнашты.
“Ачык Казан” – торак-коммуналь хуҗалыгының муниципаль
өлкәсен мәгълүматлаштыруның уникаль системасы. Әлеге система 2011 елда шәһәр
хакимияте тәкъдиме белән булдырылган. Аның төп максаты – тәкъдим ителә торган
коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын арттыру.