(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар). Тикшерү идарәсе эшчәнлегенең
өстенлекле юнәлешләренең берсе – террорлык һәм экстремистик юнәлештәге җинаятьләрне
тикшерү. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү
идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Киңәшмәдә шулай ук
Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
“Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе эше
гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау, дәүләтне һәм җәмгыятьне үстерү,
дәүләт нигезләренә янаучы аеруча куркыныч җинаятьләргә каршы көрәш эшенә зур
өлеш кертте”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.
Ул билгеләп үткәнчә, үткән елда Татарстан тикшерүчеләре
куелган бурычларын үтәгәннәр. Судларга җинаять эшләре күбрәк җибәрелгән,
тикшерелгән җинаятьләр саны арткан, җинаятьләр кылган өчен җинаять җаваплылыгын
арттыру чаралары күрелә. “Соңгы елларда Татарстан Республикасы буенча Тикшерү
идарәсе Россия Федерациясе Тикшерү комитетының рейтингында территориаль
идарәләр арасында алдынгы урыннарда бара. Болар бар да сезнең эшнең югары
нәтиҗәлелеген раслый”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.
Бурычлар турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов
ассызыклаганча, 2015 елда соңгы берничә ел эчендә беренче мәртәбә республикада
җинаятьләр саны арту теркәлгән. Аның сүзләренчә, бу хокук саклау органнарының
нәтиҗәле һәм бердәм эшен таләп итә. “Кыен икътисади хәл фонында җинаятьчелек
артуга юл куймау мөһим. Без бу юнәлештә өстәмә чаралар кабул иттек, аларны
системалы рәвештә гамәлгә ашырырга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Җинаять эшләре буенча уздырылучы эшләр һәм аларга кадәр
тикшерүләр сыйфаты өстенлекле булып калырга тиеш, диде Татарстан Президенты,
җинаять эшләрен кузгатканда һәм аларны тикшергәндә законлылыкка зур игътибар
бирергә кирәк дип саный Рөстәм Миңнеханов.
“Эшнең интетенсивлыгын арттыру аның сыйфатына зыян
китермәскә тиеш. Узган ел Прокуратура өстәмә тикшереп бетерү өчен 28 эшне кире
кайтарган”, - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, социаль якланмаган
гражданнарга һәм беренче чиратта балаларга каршы кылынган җинаятьләр киң
иҗтимагый резонанс китереп чыгара. Мондый эшләр республика тикшерүчеләренең
аерым игътибарында була.
“Тикшерү идарәсе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән
берсе –террорлык һәм экстремистик юнәлештәге җинаятьләрне тикшерү, - дип дәвам
итте Татарстан Президенты. - Экстремистик җинаятьләр кылган затларны гына
түгел, шундый гамәлләргә этәрүчеләрне дә җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк”.
Республикада законсыз уен бизнесына каршы даими чаралар
күрелә, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты. Татарстан
Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы
Прокуратурасы тарафыннан былтыр башкарылган эш уңай нәтиҗәләрен бирде.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов икътисади, салым һәм
коррупциячел җинаятьләргә каршы көрәш эшенең дә әһәмиятле булуын
билгеләде. Республикада коррупциягә каршы комплекслы стратегия гамәлгә ашырыла,
дип белдерде ул.
Дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп,
Рөстәм Миңнеханов барлык хокук бозулар һәм җитештсезлекләр турында тикшерү
органнарының мәгълүматларын һәм белешмәләрен җентекләп карарга кушты.
Коллегия азагында ул ведомствоның аерым казанышларга ирешкән
хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды, кайбер
тикшерүчеләргә Татарстан Республикасының атказанган исемнәре бирелде.