(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда
яшүсмерләр өчен биш клуб капиталь төзекләндерелгәннән соң әлеге оешмаларга
йөрүчеләр саны 40%-ка – 1700-дән 2830 балага кадәр арткан. Үткәрелгән
төзекләндерү нигезендә икътисади нәтиҗәләр дә бар – әлеге учреждениеләрдә
коммуналь түләүләр 30%-ка кимегән. Бу турыда Казан Мэры Илсур Метшинга шәһәр
Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе 2015 ел
нәтиҗәләре буенча ясаган хисап чыгышында җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, узган елда яшүсмер клубларын капиталь
төзекләндерү эшенә беренче тапкыр республика бюджетыннан 38 млн. сум күләмендә
акча бүлеп бирелгән иде. Әлеге гамәл нәтиҗәсендә клублар төзекләндерелү белән
бергә, спорт һәм балалар мәйданчыклары булдырылган, яңа җиһазлар сатып алынган.
Яшүсмерләр өчен ачылган биналарда традициягә кергән иҗади
һәм спорт түгәрәкләреннән тыш, казанлылар тарафыннан сорау күп булган башка яңа
юнәлешләр дә үсә башлаган. Мисалга, нәниләр өчен кече яшьтән үк аң-акылны
үстерү мәктәпләре эшли, спортның интеллектуаль төрләре буенча күнекмәләр
бирелә, журналистлык юнәлеше һәм спортның заманча төрләре буенча җитди эш алып
барыла.
Әлеге оешмаларда бюджеттан тыш чаралар хисабына өстәмә
түләүле секцияләр эшли башлаган. Моның нәтиҗәсендә клубларда өстәмә керем
чыганаклары барлыкка килгән. 2012 елда әлеге сумма барлык клублар буенча 1 млн.
сумны тәшкил итсә, узган елда әлеге сан 4 млн.га кадәр җиткән. Казан Мэры Илсур
Метшин үз чиратында түләүле юнәлешне үстерүнең файдалы эш булуын билгеләп үтте.
Эшләп тапкан чараларны җиһазларны төзекләндерү яки яңарту эшенә тотып
булганлыгын әйтеп үтте. Ләкин яшүсмер клубларында секция һәм түгәрәк эшләренең
төп өлеше бушлай уздырылырга тиешлегенә басым ясады. “Әлеге клубларда төрле
балалар, шул исәптән аз керемле гаилә балалары яки күп балалы гаиләләрдә
тәрбияләнүчеләр дә шөгыльләнә. Шуңа күрә барлык юнәлешләрнең 70% бушлай булырга
тиеш. Без яшүсмерләр өчен ачылган клубларның коммерция ларекларына әйләнүенә юл
куймаска тиеш”, - диде Мэр.
С.Миронов сөйләгәнчә, бу елда Латыш Укчылары урамында
урнашкан “Лимонад” клубы төзекләндереләчәк һәм ачылачак. Әлеге максатлар өчен
республика бюджетыннан 13,8 млн. сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Шәһәрдә
яшүсмерләр өчен ачылган 63 клубка 14 меңнән артык егет һәм кыз йөри.