(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанның
ике уникаль проекты – “Әдәби ишегалды” һәм “Китап-фест” фестивале – БДБ һәм Евразия
икътисади берлеге шәһәрләренең шәһәркүләм практикалары буенча уздырылган “Город,
где хочется жить” VIII халыкара смотр-бәйгесендә җиңү яулады. Җиңүчеләрне
бүләкләү тантанасы бүген Мәскәү шәһәрендә үтте. Бүген бу хакта Казан Мэры Илсур
Метшинга 2015 ел нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитетының
Мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, “Әдәби ишегалды” проекты Казанда Россия
Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы Мәдәният елы кысаларында 2014
елның 11-нче июнендә старт алды. Шәһәрлеләрнең язучылар, шагыйрьләр, актерлар
белән аралашу мөмкинлеге барлыкка килде. Проектта Валентин Гафт, Сергей
Безруков, Константин Хабенский, Евгений Евтушенко, Мария Голубкина, Эльвира
Болгова, Дмитрий Харатьян, Эрик-Эммануэль Шмитт, шулай ук Татарстан
шагыйрьләре, язучылары һәм музыкантлары катнаштылар. Соңгы ике елда Казанда 50 “Әдәби
ишегалды” үткәрелгән. А.Горнышева билгеләп үткәнчә, 2016 елда әлеге проект
дәвам ителәчәк.
Ел саен үткәрелә торган “Китап-фест” фестивале “ишегалларның”
дәвамына әйләнде. Ул 2014 елда старт алды. Шәһәр парклары яңа эчтәлек белән
тулды – биредә классиклар һәм бүгенге көн язучыларының әсәрләрен укыдылар,
китап күргәмәләре һәм әдәби конкурслар үтте, шулай ук буккроссинг чарасы
оештырылды.
Айгөл Горнышева Казанда барлыкка килгән күп кенә
проектларның Россиянең күп кенә төбәкләрендә дә гамәлгә ашырыла башлавын
билгеләп үтте.