(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар, Зилә Гайфи). Казанда якын
көннәрдә шәһәрнең 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен эшләүгә керешәчәкләр.
Казан Мэры Илсур Метшин эшче төркем булдырырга һәм аңа экспертларны,
депутатларны, эшмәкәрлек вәкилләрен, иҗтимагый оешмаларны һәм яшьләр
берләшмәләрен кертергә кушты. Әлеге карар бүген Башкарма комитетның икътисади
блогы нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә яңгырады. Киңәшмәдә Башкарма комитет
җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча
урынбасары Иван Кузнецов, Аппарат җитәкчесе Игорь Сивов һәм Финанс идарәсе
башлыгы Радик Шәфигуллин катнаштылар.
Документ өстендәге эш өчен оештыру комитеты булдырылган, аңа
Башкарма комитет бүлекчәләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, җәмәгатьчелек
һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары, яшьләр берләшмәләре, фәнни оешмалар һәм
депутатлар корпусы вәкилләре керәчәк.
Киләсе бишьеллыкка социаль-икътисади үсеш программасы 2030
елга кадәрге шәһәр үсеше стратегиясенең дәвамы булачак. Программа үз эченә логик
яктан бер-берсе белән бәйләнгән шәһәр хуҗалыгы тармаклары үсеше буенча әзерләнгән
муниципаль программаларны ала. Шул рәвешле комплекслы якын килү шәһәр
проектларын нәтиҗәлерәк тормышка ашырырга булышачак.