(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар, Антон Ноздрин). Бүген Казанда
А.В.Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы призына Бөтенроссия яшь хоккейчылары
ярышларының шәһәр этабы финал уеннары старт алды. “Алтын алка” боз аренасында
булган ачылыш тантанасы белән яшь хоккейчыларны Татарстан башкаласы Мэры Илсур
Метшин котлады.
“Мин сезгә яхшы уен телим. Әлеге спорт төрен һәрберегез
яратсын, чөнки ул рухны, характерны, җиңә белү сәләтен ныгыта”, - дип
мөрәҗәгать итте спортчыларга Мэр. Шәһәр җитәкчесе тренерлек составына балаларны
яратулары һәм профессиональ хоккейчылар әзерләү буенча башкарылган эшләре өчен
рәхмәт белдерде.
“Алтын алка” турнирында 100-дән артык мәктәп командалары
катнашкан, шуларның 24-е финал этапка җиткән. Катнашучылар төркемнәрдә уеннар
үтәчәкләр, аларның нәтиҗәләре буенча финалчылар билгеләнәчәк. Әлеге командалар “Алтын
алка” республика турнирларында катнашачаклар, чаралар Мамадыш, Чистай һәм Зәйдә
уза.
Финалчыларны шәһәр җитәкчесе белән бергә Казан хоккей
федерациясе президенты Андрей Рябов, “Ак Барс” хоккей клубы директорының спорт
эше буенча киңәшчесе, СССР спорт мастеры, Татарстанның атказанган физик тәрбия
һәм спорт хезмәткәре Равил Шәвәлиев, Казан районнары администрацияләре
башлыклары һәм “Ак Барс” хоккейчысы Альберт Яруллин сәламләде.