(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар, Зилә Гайфи). Татарстан
Президенты тарафыннан Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән 2015 елда
Казанда шәһәркүләм ял итү зоналарын төзекләндерү буенча зур күләмдә эш
башкарылды. Ел дәвамында 28 объектта төзелеш һәм реставрация эшләре дәвам итте.
Эш нәтиҗәләре турында Казан Мэры Илсур Метшинга эшлекле киңәшмәдә Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев
җиткерде.
Казанда Парклар һәм скверлар елында 25 парк һәм скверга
попечительләр советы булдырылган, аларга меценатлар һәм җаваплы предприятиеләр
кертелгән. Төзекләндерү программасына шәһәрнең 28 ял итү зонасын кертгән,
аларның реконструкциясенә республика бюджетыннан 310 млн. сум акча бүленгән.
Игорь Куляжев сүзләренә караганда, 2013 елдан Казанда
барлыгы 43 шәһәр территориясе төзекләндерелгән, аларга 1,5 млрд. сум акча
тотылган.
Реконструкциядән соң Җиңү паркын, Лядской бакчасын һәм “Наратлык”
паркын ачу, “Крылья Советов” паркын реконструкцияләүнең беренче чиратын
тәмамлау, “Континент” балалар паркын һәм башка күпләгән яшел зоналарны ачу
Парклар һәм скверлар елында истә калган якты вакыйгалар булган.
Игорь Куляжев шәһәр паркларын һәм скверларын төзекләндерү
программасы 2016 елда да дәвам ителәчәк дип ышандырды.
Эшлекле киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин,
Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, аппарат
җитәкчесе Игорь Сивов, Финанс идарәсе җитәкчесе Радик Шәфигуллин, “Казанның
конкурентлы сәясәт һәм сатып алулары буенча дирекциясе” МКУ директоры Григорий
Харитонов һәм шәһәрнең барлык районнары администрацияләре башлыклары
катнаштылар.