(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар, Антон Ноздрин). Яшь
спортчылар – “Алтын алка” турнирында катнашучылар – бүген “Зилант” боз сараенда
иптәшләрчә матч үткәрделәр. Егетләр белән бергә бозга Казан Мэры Илсур Метшин,
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Совет районы
администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, СССРның спорт осталары, Казанның “Ак
Барс” хоккей клубы ветераннары Рәфыйк Якупов, Андрей Писарев һәм Равил Фазлыев
чыктылар.
Матч башыннан ук командалар комбинацион уен күрсәттеләр.
Матчтагы “өлкәннәр” мәктәп укучыларына ярдәм итеп, уенны бик кызык итеп алып
бардылар. Катнашучылар арасында Казан Мэры булган, яшел формадан киенгән төркем
беренче периодта ук көндәшләр капкасына берничә алка кертте. Ләкин алга таба ак
киемнәр кигән уенчылар хәлне аңлап, “өлкәннәрне” куып җиттеләр, Матч бик
нәтиҗәле тәмамланды – командалар бер-берсенә 9-ар алка керттеләр. Нәтиҗәдә,
исәп – 9:9.
Матчта катнашучы Данил Пыжов уенның бик күңелле үтүен әйтеп
үтте. “Бик кызык булды. Профессиональ хоккейчылар-ветераннар белән уйнау,
әлбәттә, бик авыр, ләкин алар белән бергә синең осталыгың арта”, - диде яшь
спортчы. Хоккейчы матчта Казан Мэрының катнашуы аларга бик зур көч бирүен әйтеп
үтте, егетләр әлеге уенга бик ныклап әзерләнгәннәр.
“Хоккей – ул бик яхшы уен, - дип фикерләре белән уртаклашты
матчтан соң Илсур Метшин. – Тренерларга егетләрне әзерләгән өчен рәхмәт сүзләрен
җиткерәм – алар чыннан да бик оста уйныйлар. “Алтын алка” – ул без, безнең
әтиләребез уйнаган, киләчәктә балаларыбыз уйнаячак турнир”. Хоккей матчы
турында яхшы хатирәләр калсын дип Казан Мэры яшь уенчыларга хоккей таяклары
таратты.
А.В.Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы призына яшь
хоккейчылар арасында Бөтенроссия бәйгесе – ул ел саен үтә торган хоккей турниры.
Бу елда әлеге турнирда катнашу өчен Казан мәктәпләреннән 100 команда теләк
белдергән, аларның 24-е – үзләренең яшь категориясендә (2005-2006 елгы;
2003-2004 елгы; 2001-2002 елгы егетләр) район этапларында җиңүчеләр – финал
этабына килеп җиткән. Хәзер катнашучылар өчен төркемнәрдә уен оештырылачак,
нәтиҗәләр буенча һәр яшь категориясендә җиңүчеләр ачыкланачак. Алга таба әлеге
командалар “Алтын алка”ның Мамадыш, Чистай һәм Зәйдә үтәчәк республика
турнирында катнашачаклар.