(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Әлеге минутларда Казан Мэриясендә Казан Башкарма комитеты структур бүлекчәләре җитәкчеләренең атна саен үткәрелә торган аппарат киңәшмәсе бара. Эшлекле дүшәмбене шәһәр Мэры Илсур Метшин үткәрә.
Бүгенге киңәшмәнең төп темалары – 2015 елда Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар, шулай ук Казан территориясендә калдыклар белән эш итү мәсьәләсе.