(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Бүген Казанда грипп
белән авыртуның 22 очрагы теркәлгән. Шул исәптән 8 авырлы хатын-кыз һәм 11 бала
авыруы билгеле. Шәһәрдәге дәвалау учреждениеләренең ОРВИ һәм грипп белән
авыручыларны ни дәрәҗәдә кабул итәргә әзерлеге, авыру эпидемик чиктән артып
киткән очракта үз-үзеңне ничек сәламәт итеп сакларга кирәклеге турында бүген
шәһәр Мэриясендә үткән традицион аппарат киңәшмәсендә ТР Сәламәтлек саклау
министрлыгының Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнар
Хәлфиев сөйләде.
И.Хәлфиев сүзләренчә, узган елда грипп белән авыручылар саны
ел башыннан сигезенче атнада теркәлә башлаган булса, бу елда грипп белән
авыруның беренче очрагы икенче атнада теркәлгән. 2016 елның өченче атнасында
авыру эпидемик чиктән 53%-ка артып киткән. “2016 елның дүртенче атнасындагы 4
көн буенча алынган мәгълүматлар нигезендә дүртенче атнада ОРВИ белән авыручылар
саны өченче атна белән чагыштырганда күбрәк булачак”, - дип билгеләп үтте ул.
Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе шулай ук
Казанның медицина учреждениеләрендә эшнең ничек оештырылуы турында сөйләде.
“ОРВИ һәм грипп билгеләре булган авырулар агымын чикләү өчен һәр сырхауханәдә
фильтлар эшли. Шәһәр сырхауханәләрендә шалтыратулар кабул итү өчен өстәмә
телефон линияләре булдырылды, бу турыда мәгълүмат ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы
сайтында бар. Барлык дәвалау учреждениеләрендә чикли торган чаралар, маска киеп
йөрү режимы кертелде, балалар сырхауханәләре җиде көнлек эш режимы буенча кабул
итәләр, өйгә чакыру буенча кабул итү вакыты арттырылды”, - дип хәбәр итте идарә
җитәкчесе.
Шулай ук шәһәрдә Сәламәтлек саклау идарәсенең оператив штабы
эшли, ул шәһәрдәге дәвалау учреждениеләренең үзара бәйләнешен җайга сала. Шулай
итеп, шәһәрдә грипп һәм ОРВИ билгеләре булган авырулар маршрутизациясе
эшләнгән, ОРВИ һәм гриппның катлаулы һәм уртача формалары белән чирләүче
авыруларны госпитализацияләү өчен өстәмә койкалар булдырылган. Казанның Мәгариф
идарәсе белән берлектә мәктәп директорлары һәм балалар бакчаларында эшләүче
мөдирләр белән авырулар арткан очракта эшне оештыру турында киңәшмә үткәрелгән.
Моннан тыш, ашыгыч ярдәмгә һәм дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгатьләр буенча
көндәлек күзәтү алып барыла. 29-нчы гыйнвардан сәламәтлек саклау учреждениеләре
эшенә Казан дәүләт медицина университетының интерн һәм ординаторлары да
кушылган.
“Хәзерге вакытта Казанның барлык дәвалау учреждениеләрендә
грипп катлауланып киткән очраклар өчен вируска каршы препаратлар һәм антибиотиклар
җитәрлек күләмдә. Авырулар арту шартларында эшлибез, ләкин хәзерге вакытта медицина
учреждениеләре эшендә нинди дә булса хәл ителмәгән мәсьәләләр юк”, - диде И.Хәлфиев.
Ул грипп эпидемиясе шартларында профилактика кагыйдәләренең
бик гади булуын искә төшереп үтте. Җитәкче кулларны бик еш юып торырга, махсус
салфеткалардан файдаланырга, пычрак кул белән ризыкка кагылмаска, кулъяулык
булмаган очракта биткә тотынмаска киңәш итте. “Авыруларга якын килмәгез.
Транспортта, халык күпләп йөри торган урыннарда маска киегез. Артык кирәге
булмаганда җәмәгать урыннарына бармагыз”, - диде идарә башлыгы.
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкына медиклар киңәшенә
колак салырга тәкъдим итте. “Кулларны даими рәвештә юып торырга, маска киергә
һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк! Без спорт башкаласында яшибез,
безгә авырырга ярамый. Карантиннан башка гына, мәктәп укучыларын уку
процесыннан читләштерми генә үткәреп җибәрәсе иде. Ләкин сәламәтлек бик мөһим,
шуңа күрә без хәлне игътибар белән күзәтәчәкбез, иң мөһиме – профилактик чаралар
күрәчәкбез”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.