(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). “Спортлы Казан-2015” дигән шәһәркүләм спартакиадада
35 меңнән артык башкала халкы катнашкан. Бу турыда бүген Казан Мэрына эшлекле
дүшәмбе утырышында шәһәрнең Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Светлана
Вострикова җиткерде.
“Традиция буенча спартакиада программасы чаңгы ярышлары
белән тәмамланды, - дип сөйләде Комитет рәисе. – Узган ялларда 44 командадан
170 кеше көч сынашты. “Заречье” идарә компаниясе – чаңгычылар турнирында
җиңүче.
“Спортлы Казан-2015”
чарасында волейбол, мини-футбол, чаңгы ярышлары, җиңел атлетика, велоспорт, йөзү,
бадминтон, өстәл теннисы буенча көч сынашалар. Шәһәр хуҗалыгының 9 тармагында эшли
торган учреждение, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре ел дәвамында спортның
әлеге төрләрендә иң көчлеләрне ачыклыйлар. С.Вострикова сүзләренчә, бу елда
катнашучылар саны 456 команда арасыннан 35 мең тирәсе кеше булган, беренче спартакиадада
исә 30 мең казанлы катнашкан.
“Спортның иң популяр төрләре дип волейболны (6704 катнашучы)
һәм мини-футболны (3620 катнашучы) әйтә алабыз, - диде комитет рәисе. ТР буенча
Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе, “Метроэлектротранс” һәм
“ПАТП-2” –
иң югары нәтиҗәләр күрсәткән оешмалар”.
“2016 елда халыкны спортның актив төрләренә җәлеп итү эше
дәвам итәчәк, - диде С.Вострикова. – Безнең бурыч 2018 елга спорт белән
системалы рәвештә шөгыльләнә торган халык санын 40%-ка җиткерү”.
Казан Мэры Илсур Метшин спартакиадада катнашучыларга һәм
актив предприятие җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Лидерлар шулар ук,
һәм барлык командалар да актив катнашалар, бу бик күңелле хәл”, - дип билгеләп
үтте шәһәр башлыгы. Шәһәр җитәкчесе С.Востриковага массакүләм спортны үстерүгә
аерым игътибар бирү бурычын йөкләде. “Бездә күп юнәлешләр буенча нәтиҗәләр
яхшы, ләкин тагын да шөгыльләнергә кирәк. Спорт башкаласы булу белән бергә,
безнең һәрберебез сәламәт булырга тиеш”, - дип ассызыклады И.Метшин.