(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Җир һәм мөлкәт
мөнәсәбәтләре комитетының узган елдагы нәтиҗәләренә йомгак ясап, Казан Мэры Илсур
Метшин әлеге өлкәдә финанс хәленең яхшыруын билгеләп үтте. Салым булмаган
керемнәрне җәлеп итү мөһим проектларны финанслап бюджетка өстәмә керемнәр
кертергә мөмкинлек биргән. Әлеге фикерне бүген Казан Мэриясендә үткән эшлекле
дүшәмбе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде. Мэр Казансуның яр буе
линиясенә кергән җир биләмәләренә инвентаризация үткәрүне һәм яр буйлары
торышын яхшыртуны бу елдагы төп темалар дип атады.
2015 ел нәтиҗәләре белән Казан Мэрын Башкарма комитетның Җир
һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәүтдинов таныштырды. Узган
елда Казан бюджеты салым булмаган керемнәр хисабына 2,6 млрд. сумга тулыланган.
Иң күп сумма җир биләмәләрен арендага биреп тору нәтиҗәсендә җыелган, әлеге
күрсәткеч салым булмаган барлык керемнәрнең 42%-ын тәшкил итә. Салым булмаган
керемнәрне җыю планны арттырып, 102%-ка үтәлгән.
Шәһәр бюджетына салым булмаган керемнәрне җыюны Илсур Метшин
комитет эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булуын әйтеп үтте. “Статистиканың
коры саннары артында бик авыр хезмәт тора. Салым булмаган керемнәрне җыю буенча
пландагы күрсәткечләрне башкару – төп нәтиҗә. Без киеренке план кабул иткән
идек, аңа арту хисабына төзәтмәләр керттек. Салым булмаган керемнәрне җәлеп итү
узган елда мөһим проектларны финанслап, бюджетка өстәмә керемнәр кертергә
мөмкинлек бирде”, - диде Мэр.
Тулаем алганда, шәһәр башлыгы фикеренчә, Казанда җир һәм
мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә катгый контроль булдырылган. 2015 елда Казанда
муниципаль милеккә 3 меңнән артык тикшерү үткәрелгән. Салынган штрафлар күләме
4 млн. сумнан артып китә. “Комитет бурычлы кешеләр белән бик зур эш башкара.
Эшләрнең кайберләре суд аша да үтә. Нәтиҗәдә, финанс хәле яхшырды. Тулаем алганда,
җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә контроль көчәйтелде. Шәһәр картасында
“ак таплар” саны кими бара. “Халык контроле” хезмәте буенча да эш дәвам итә. Системага
мөрәҗәгатьләр язган актив гражданнарга рәхмәт сүзләрен җиткерергә кирәк. Әлеге
башлангычны республика да “эләктереп” алды. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре
өлкәсендә контроль бөтен Татарстан буенча оештырылды. Муниципаль милекне исәпкә
алу һәм контрольдә тотуның бердәм системасын булдыруда зур адым ясалды. Бу
шәһәр эшен җиңеләйтә”, - диде Мэр.
Бу ел өчен куелган бурычларның берсе – Казансуның яр буе
линиясенә кергән җир биләмәләренә инвентаризация үткәрү. “Башкала халкы су
ресурсларыннан файдалану хокукына ия. Су саклау зоналары елында уртак көчләр
белән яр буйлары торышын тагын да яхшырту өчен без барысын да эшләргә тиеш”, -
дип ассызыклады Мэр.