(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Казанда “Алтын алка”
клубы призына Бөтенроссия яшь хоккейчылары ярышларының шәһәр этабы буенча финал
ярышлары тәмамланды. Бу турыда бүген Казан Мэрына эшлекле дүшәмбе утырышында
шәһәрнең Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова җиткерде.
Өч яшь категориясендә финал уеннары 25-нче гыйнвардан алып 30-нчы
гыйнвар көннәрендә уздырылган. “96 ишегалды командасыннан 1920 яшь хоккейчы
шәһәрнең иң яхшы муниципаль ареналарында көч сынаштылар”, - дип сөйләде
С.Вострикова. Турнир нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәге рәвештә ачыкланган:
2001-2002 елда туган егетләр арасында беренче урында – шәһәрнең Идел буе
районындагы “Родник десяточка” командасы, 2003-2004 елда туган яшүсмерләр
арасында беренче урында – шәһәрнең Киров районындагы “Бәрәкәт” командасы, 2005-2006
елда туган яшүсмерләр арасында беренче урында – шәһәрнең Идел буе районындагы “Зилант
десяточка” командасы. Җиңүчеләр Мамадыш, Чистай һәм Зәйдә үтәчәк республика этабында
катнашачаклар.
“Ярышларга килгәч мәйданда уенга карата нинди көчле теләк,
дәрт-дәрман булуын күреп куанасың, трибуналарда уенчыларга дуслары,
сыйныфташлары, укытучылары көч биреп утыра. Без турнирга ярдәм итәчәкбез”, -
дип ярыштан алган тәэсирләре белән уртаклашты Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы
билгеләп үткәнчә, ишегалды командалары талантларны ачыкларга ярдәм итә,
характерны ныгытырга мөмкинлек бирә. “Без яшь чакта бик рәхәтләнеп “Алтын
алка”, “Күн туп” турнирларында балалар белән уйнадык. Кызганыч, үзгәртеп кору
чорында шактый күп нәрсә юкка чыкты. Бәхеткә, без Казанда әлеге турнирларны
торгыза алдык, хәзерге вакытта Россиядә әлеге гамәлләр буенча беренче адымнар
гына ясалса, бездә мондый уеннар инде матур гадәткә әйләнде”, - дип нәтиҗәләр
ясады И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, “Алтын алка” турнирының шәһәр этабы буенча
финал ярышларын ачу тантанасы 26-нчы гыйнвар көнне “Алтын алка” боз сараенда үтте.
Яшь хоккейчыларны Казан Мэры Илсур Метшин, хоккей буенча шәһәр федерациясе президенты
Андрей Рябов, “Ак Барс” уенчысы Альберт Яруллин, Казанның хоккей ветераннары һәм
Казан районнары администрацияләре башлыклары котлады. Шәһәр башлыгы яшь
спортчылар белән иптәшләрчә матчта да уйнады. Егетләр белән бергә бозга Киров
һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Совет районы
администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, СССРның спорт осталары, Казанның “Ак
Барс” хоккей клубы ветераннары Рәфыйк Якупов, Андрей Писарев һәм Равил Фазлыев та
чыкканнар иде.