И.Метшин 2015 елда “Водоканал” МУП эшенең нәтиҗәләре хисабын тыңлады
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль). Казанда 2015 елдагы эш
нәтиҗәләре буенча киңәшмә үтә. Бүген “Водоканал” МУП эшенең төп нәтиҗәләре
турында оешманың гендиректоры Андрей Егоров сөйләде. Киңәшмәдә Казан Мэры Илсур
Метшин да катнашты.
“Водоканал” МУП Казан шәһәренең коммуналь су
үткәрү-канализация хуҗалыгы эшчәнлеген алып бару, халыкны эчә торган су белән
тәэмин итү, су агымнарын чистарту һәм эшкәртеп чыгару, гидротехник корылма
объектларын карап тоту һәм башка
юнәлештәге эшләр өчен җавап бирә. Предприятие хуҗалыгында – 2665 километр су үткәрү
торбалары челтәре һәм канализацияләр, 154 су үткәрү һәм канализация насос
станцияләре, җир өсте һәм җир асты водозаборлары, шулай ук су чистарту
станциясе.