(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль). Зур күләмдәге яңа торак, йөзләгән социаль һәм спорт объектлары кулланышка тапшырылуга карамастан, Казанда суны куллану шактыйга кимегән: 2010 елда 104 млн. кубометр булса, 2015 елда 91 млн. кубометр. Бу хакта 2015 елның нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшинга “Водоканал” МУП директоры Андрей Егоров җиткерде.
Ел саен Казанда су кулланылышы якынча 4-5%-ка кими. “Бу бик тә яхшы күренеш, димәк, шәһәрдәге ресурсларны саклау программалары нәтиҗәле эшли. Кешеләр күпме су куллануларын исәпли башладылар”, - дип ассызыклады А.Егоров.