Валерий Герасимов һәм Илсур Метшин Казанның 94-нче номерлы гимназиясенең яңа спорт залын карады
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль). Россия Федерациясенең
Кораллы көчләр Генераль штабы җитәкчесе – РФ Оборона министрының беренче
урынбсары Валерий Герасимов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей
Песошин һәм Казан Мэры Илсур Метшин бүген Казанның Мәскәү районындагы Ш.Усманов
урамы, 14 адресы буенча урнашкан 94-нче номерлы гимназиясендә булып кайттылар. Шулай
ук чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья
Гречанникова, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов
катнаштылар.
Илсур Метшин һәм Валерий Герасимов гимназиянең яңа спорт
залын карады, укучылар һәм укытучылар белән аралашып алды.
Тулырак мәгълүматны KZN.RUда киләсе материалда укыгыз.