(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль, Ксения Швецова). Соңгы 5
ел эчендә Казанда 372 млн.сумга 36-дан артык балалар бакчасына капиталь ремонт
ясалган. План буенча бу елда тагы 3 мәктәпкәчә учреждение бинасы яңартылачак. Шундый
объектларның берсен Казан Мэры Илсур Метшин карап кайтты. Ул Киров районында
урнашкан 223-нче номерлы балалар бакчасында булды һәм яңа уку елына барлык
эшләрне дә төгәлләргә кушты.
Билгеле булганча, соңгы елларда Казанда йөздән артык яңа
балалар бакчасы төзелде. Әмма искеләренә капремонт ясау проблемасы да актуаль
булып тора. Әйтик, 120 балага исәпләнгән 223-нче номерлы балалар бакчасы, 50 ел
чамасы элек, 1965 елда төзелгән. Шушы вакыт эчендә бина нык таушалган. Көтеп
алынган капремонт бу елның гыйнвар аенда башланды.
Учреждение җитәкчесе Энҗе Литвинова сөйләп үткәнчә, балалар
бакчасына капиталь ремонт ясау 50 еллык юбилейга зур бүләк булган. “Без
капиталь ремонт план-графигына кертелүебезгә шатбыз, бинаны күптән яңартырга
кирәк иде”, - дип билгеләде җитәкче.
Мэр төзүчеләргә ремонт эшләрен озакка сузмаска, әмма төп игътибарны
эш сыйфатына бирергә кушты. “Ашыгырга һәм батырлык күрсәтергә кирәкми, барысын
да яхшы итеп башкарырга кирәк. Җәен балалар бакчаларына ихтыяҗ кимегәнлеген дә
исәпкә алыгыз. Әмма августка, әти-әниләр балалары белән отпуск ялларыннан кайтуга,
барлык эшләрне дә төгәлләргә кирәк”, - дип җиткерде И.Метшин.
2016 елда Казанның гомуми белем бирү учреждениеләренә капиталь
ремонт ясау программасы кысаларында тагы 3 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
бинасына ремонт ясау планлаштырыла, аларга 87,5 млн.сум акча тотылачак.
Реконструкцияләнә торган бинаны карауда Башкарма комитет җитәкчесенең
социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов катнаштылар.