(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Бүген
Казан шәһәре Думасы карары нигезендә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе
вазифасына конкурс үтте. Анда 6 кандидат катнашты. Шәһәр Мэры Илсур Метшин
рәислегендә узган конкурс комиссиясе карары буенча, Казан шәһәре Думасына карауга
өч кандидат тәкъдим ителде.
Конкурс комиссиясендә алты кеше иде: Илсур Метшин, Рөстәм
Нигъмәтуллин, Әсгать Сәфәров, Юрий Камалтынов, Шамил Гафаров һәм Лилия
Бакулина.
Конкурста катнашырга алты кандидат теләк белдергән:
вакытлыча эшсез булып саналган Булат Мөхтәсипов, Казан шәһәре Думасы депутаты
Рушания Бильгильдеева, хәрби пенсионер, запастагы подполковник Камил Ганиев, Казан
шәһәре Думасы депутаты Азат Ислаев, Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин
һәм вакытлыча эшсез булып саналган Дмитрий Бердников. Соңгы кандидат конкурста
катнашмады, чөнки барлык кирәкле документларын да китермәгән иде.
Үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча, комиссия өч кешене
карауга калдырды: Рушания Бильгильдеева, Азат Ислаев һәм Денис Калинкин.
Мэр барлык кандидатларга да катнашулары өчен рәхмәт белдерде
һәм Казан файдасына хезмәт итүләрен дәвам итәргә чакырды.