Совет районында берәмләп сату әйләнеше узган елда 144,8 млрд. сумны тәшкил иткән
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Совет
районында берәмләп сату сәүдәсе 2015 ел нәтиҗәләре буенча 9,9%ка, ягъни 144,8
млрд.сумга кадәр арткан. Район икътисады структурасында сәүдә 14,1%ны тәшкил
итә. Узган елда район территориясендә 25 яңа сәүдә объекты ачылган. Бу хакта
Казан Мэры Илсур Метшинга Совет районы администрациясе җитәкчесе Рөстәм Гафаров
2015 ел нәтиҗәләре буенча узган киңәшмәдә җиткерде.
Район территориясендә барлыгы 1440 кулланучылар базарлары
һәм хезмәтләре предприятиеләре эшли, тармакта 30100 кеше хезмәт итә.
Берәмләп сату тармагын үстерү белән бергә, районда законсыз
рәвештә сату эшләре алып баруга каршы көрәш тә алып барыла. Р.Гафаров сүзләренә
караганда, узган елда 55 рейд үткәрелгән. 9 законсыз сату эшчәнлеге бетерелгән,
административ хокук бозулар буенча 5 млн. суммага 457 беркетмә төзелгән.