(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар, Зилә Гайфи). Миллион халкы
булган шәһәрдә җәмәгать тәртибен саклау – Казан полиция гарнизоны узган елда
уңышлы гына башкарып чыккан җитди бурыч. Ел дәвамында Казан полиция
хезмәткәрләре зур халыкара чараларда һәм шәһәркүләм бәйрәмнәрдә тәртипне һәм
иминлекне саклады. Шәһәр Мэры Илсур Метшин Россия Эчке эшләр министрлыгының
Казан буенча идарәсе полиция хезмәткәрләрен елны уңышлы тәмамлаулары белән
котлады. Татарстан башкаласы җитәкчесе иң яхшы полиция хезмәткәрләрен
бүләкләде.
Илсур Метшин узган елның Казан полиция гарнизоны өчен шактый
гына киеренке булуын билгеләп үтте. “Татарстан башкаласы соңгы елларда халыкара
дәрәҗәдәге масштаблы чаралар уздыру мәйданына әйләнде. Федераль үзәк һәм һәм
халыкара оешмалар тарафыннан бирелгән әлеге ышаныч чараларда тәртип һәм
иминлекне тәэмин итә алу мөмкинлегенә турыдан-туры бәйле. Шәһәр тормышы
елдан-ел байый бара. Без бөтен ил белән Җиңүнең 70 еллыгын уздырдык, спортның
су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрдек, Татарстан Президенты сайлауларын
лаеклы итеп оештырдык. Казанда зур күләмдә мәдәни-массакүләм чаралар үтте. Без һәрвакытта
да тыныч, чөнки беләбез – полиция хезмәткәрләребез профессиональ хезмәтләрен
намус белән башкаралар”, - диде Казан Мэры.
Халык белән булган үзара элемтә дәрәҗәсен шәһәр Мэры Казан
полиция гарнизоны эшенең нәтиҗәсе буларак билгеләп үтте. Илсур Метшин
фикеренчә, полициянең терәк пунктлары эшен торгызу Казан өчен елның иң
әһәмиятле вакыйгасы булган.
Илсур Метшин Казан полиция гарнизоны хезмәткәрләренә
массакүләм чаралар, шул исәптән “Рубин” футбол клубы матчылары вакытында да
тәртипне саклаганнары өчен рәхмәт белдерде. Казан Мэры киләсе 5 елда Татарстан
башкаласы алдында амбициоз бурыч торганлыгын билгеләп үтте – Казанны Россиянең
иң уңайлы шәһәре итү, ә уңайлылык төшенчәсе иң беренче чиратта иминлек белән
бәйле.
Илсур Метшин чара ахырында Казан полиция гарнизонының иң
яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.