(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар, Зилә Гайфи). Казан полиция
гарнизоны соңгы 5 елда иң яхшы оператив-хезмәт нәтиҗәләре күрсәтте. 2015 елда төрле
категориядәге 8 меңнән артык җинаять ачылган. Аларны ачу 39% тәшкил иткән. Узган
елга нәтиҗәләр турында Казан Мэры Илсур Метшинга һәм Татарстанның эчке эшләр
министры Артем Хохоринга Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе
башлыгы Валерий Красильников җиткерде.
Валерий Красильников елның Казан полициясе өчен җиңел
булмавын, әмма истәлекле булуын билгеләп үтте. 3 меңнән артык массакүләм
чаралар үткәрү вакытында җәмәгать тәртибен саклауга күп көч сарыф ителүгә
карамастан, җинаятьләрне ачу буенча да яхшы нәтиҗәләр күрсәтелгән. Аерым
алганда, биш ел эчендә беренче тапкыр урам җинаятьләрен ачу күрсәткечләре
33%-ка арткан. 2015 елда 17 меңнән артык җинаять эше ачылган, җинаять эшен
кузгатуга 55 меңнән артык кире кагу булган, административ хокук бозулар буенча 60
меңләп беркетмә төзелгән.
Узган елда резонанслы җинаятьләрне ачу буенча да шактый эш
башкарылган. Традиция буенча алкогольле продукцияләрне законсыз рәвештә сату
буенча да эш алып барылган. 2015 елда полиция хезмәткәрләре 4 мең рейд
үткәргән, алар барышында 842 тәртип бозу очрагы ачыкланган.
Киңәшмәдә шулай ук Казан прокуроры Олег Дроздов, Россия
Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары
Марат Зарипов, ТР Эчке эшләр министрлыгының оператив эш буенча полиция
җитәкчесе урынбасары Андрей Демидов катнаштылар.