(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). Шәһәр Ратушасында Казан
шәһәр Думасының IV сессиясе башланды, чара Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә
уза.
Сессиядә 50 депутатның 47-се катнаша. Карар кабул итәр өчен
кворум бар. Депутатлар сессиядә 11 мәсьәлә буенча фикер алышачаклар:
Казан Башкарма комитеты Җитәкчесе турында;
Казан шәһәренең гомуми белем бирү, мәктәпкәчә белем бирү һәм сәламәтлек саклау
учреждениеләрен азык-төлек белән тәэмин итү һәм туклануны оештыру турында;
Ә.Г.Галимҗанов истәлеген мәңгеләштерү турында;
Казанның территориаль иҗтимагый үзидарә чикләрен билгеләү турында;
Казанның Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш
кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге
Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе” муниципаль казна
учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль
хезмәткәрләренең вазифаи окладларының күләмен, айлык һәм башка өстәмә
түләүләрнең күләмен һәм аларны гамәлгә ашыру турында”гы карарына үзгәрешләр
кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең
2016 елга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Оештыру мәсьәләләре;
Төрлеләр.