Денис Калинкин Казан Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). Денис Калинкин янә
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды. Казан шәһәре Думасы депутатлары
IV сессия барышында шундый карар кабул иттеләр.
Фикер алышуга чыгарылган өч дәгъва кылучы арасыннан депутатлар
ике ел дәвамында Башкарма комитет җитәкчесе вазифасын уңышлы башкарган Денис Калинкин
кандидатурасын иң лаеклысы дип таптылар.
Конкурста барлыгы 6 кандидат катнашты. Үткәрелгән конкурс
нәтиҗәләре буенча, комиссия өч кешене карауга калдырды: Рушания Бильгильдеева,
Азат Ислаев һәм Денис Калинкин.
Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә Денис Калинкин кандидатурасын депутатларның
күбесе хуплады. Илсур Метшин Башкарма комитетның яңа җитәкчесе белән килешү төзеде
һәм аңа эшендә уңышлар теләде.